Район буйлап “хәрәкәт” иткән “Ир солтаны” бәйгесе ахырына якынлашты. Соңгысы узган атнада Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә үтте. Анда Иске Чүриле, Яңасала, Арча станциясе, Күпербаш, Айван, Кәчедән чын ир солтаннары булган ир-егетләр “бил алышты”. Дөресрәге, тормыш дәверендә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашты, үзләштергән һөнәрләре белән таныштырды. Жюри әгъзасы буларак авыл җирлекләрендә үткән бәйгеләрнең һәрберсендә катнашырга, бәяләр дә куярга туры килде. Бәя дигәннән, бу затларга ул бер – бик зур плюс белән бишле!
Наласа мәдәният йортында үткән хисап җыелышы, гражданнар җыены участок уполномоченные Илнар Зөбәеров чыгышы белән башланып китте. Шулай дөрестәдер, чөнки анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча министры Артем Хохорин һәм Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев та катнашты.
Айван авылын үтеп, Яңасала ягына чыгып киттек. Ялтырап торган асфальт юлдан машинабыз элдертә генә. Каенсарда яшәүче Минҗофар Исламованы 90 яшьлеге белән котларга барабыз. Бу буынга юл газабы эләкте инде дип сөйләшәбез.
Безне шау-гөр килгән спортзал каршы алды. “Ильяс, Ильяс!”, “Райнур, Райнур!” – әнә шулай көч биреп торды иптәшләре. Юк, бу “Күңелле стартлар” уены түгел, бу татарча көрәш иде!
16 февраль көнне Арча Укучылар сараенда ветераннар арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча шәхси һәм команда беренчелегенә VIII республика ярышларының зона турниры уздырылды. Анда Биектау, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары командалары катнашты.
Узган ел “Арча хәбәрләре” газетасының 17 февраль санында басылган шул исемдәге язманың дәвамы булырга тиеш иде. Мин аны Арча хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыкканнан соң язган идем.
Әгәр хәзер модага кергән букмекер конторасы Арчада эшләсә, “Тайд–Фойл” командасын хоккей буенча район чемпионы булыр дип фаразлаучылар узган шимбәдә шактый акча эшләр иде, мөгаен. Чөнки быелгы район башлыгы кубогын әлеге команда яулар, дип уйлаучылар күп булмагандыр.
21 февраль көнне район мәдәният йортында Арча район Советының чираттагы отчет утырышы үтәчәк.
2018 елның 18 февралендә Казанда “Адмирал йолдызы 2018” иҗади проекты кысаларында балалар ,яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары һәм “Vivat-Kazan” башкаручыларының халык-ара фестивале булып узды.
17 февральдә Яр Чаллыда «Җиде нота» VIII Ачык Республикакүләм балалар башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да актив катнашты.