ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Хәзер көн яктылыгы кыскара бара, электр энергиясе куллану арта. Шуңа күрә электрүткәргечләрне, башка җайланмаларны тикшереп чыгарга кирәк. Моны белгечкә генә ышанып тапшырыгыз. Йортларда, фатирларда үз белдегең белән ясаган саклагычлар кую, төзек булмаган җайланмалардан файдалану катгый тыела.

Паспорт өстәле дигән атама хәзер халык телендә генә калды. Элек ул үзе аерым бер оешма булса, 2016 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгы системасына кертелеп, Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә әверелде. Быелдан аны Илнур Йосыпов җитәкли.

2017 елның 19 маенда элек хөкем ителгән Геннадий Семенов чит әйберләрне караштыргалап Арча шәһәре урамнары буйлап йөри. Әдәбият һәм сәнгать музее бинасы яныннан үтеп барганда ул экскурсиягә килгән бер төркем кешеләргә игътибар итә. Тәҗрибәле карак андый вакытта әйберләрне гадәттә кием элгечтә калдыруларын белә. Бераз көтеп торганнан соң ул бинага керә, музей хезмәткәрләре юклыгыннан файдаланып, кием элгеч янына килеп хатын–кыз сумкасыннан акча янчыгы эләктерә һәм шыпырт кына чыгып китә.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Арча муниципаль районында  озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган  тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Быел иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 200 комбайнчы 100әр мең сум Президент бүләкләре алачак. Әлегә республика буенча алдынгылар исемлегендә безнең районнан ике кеше бар. Тукай хуҗалыгыннан Рәдиф Сәфәров игеннәрне суктыруда, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтеннән Илдус Саттаров уруда эшли.

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышы кысаларында район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары Сеҗе авыл җирлегендә булдылар. Биредә алар  бу җирлектә 3–7 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге, мәгариф учреждениеләре эше, аларның ягу сезонына әзерлеге белән кызыксындылар.

Республика көнендә Утар Атыда чын бәйрәм рухы хакимлек итте. Ныклап төзекләндерүдән соң мәдәният йортын ачу тантанасы узды биредә. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

1 сентябрьдә Апазда ныклап төзекләндергәннән соң “Гөлчәчәк” балалар бакчасы ачылды.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр, ягъни, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе чорында, үз газета–журналларына язылучылар арасында “Газета–журналларга язылган өчен телевизор” дигән акция оештыра.

Яңа Кенәрдә яшәүче Тәлгать Шәрипов гомеренең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриев РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшыргач юбиляр белән хатирәләрен уртаклашып сөйләшеп утырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International