16 сентябрьдә Арчада Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Милләтләр кроссы-2017” булып узды. Йөгерү чарасында районның мәктәпләре, урта-хөнәри уку йортлары һәм оешма-предприятияләреннән барлыгы 1497 кеше катнашты.
Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгы идарәчесе Рәиф Зәйниев турында сүз чыккач бер танышым “Тумыштан акыллы кеше ул, укыган булса, әллә кемнәр булган булыр иде”, – диде.
Утар Атыда яшәүче Асия Һадиевага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.
100 елдан артык яшәгән бер хикмәтле кешедән сораганнар: “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” “Аллаһка шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда”, – дигән ул.
Арчада “Россия өчен” халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең “Көндәлек тормыш сыйфаты” эшче төркеме җитәкчесе Айрат Хәнипов һәм Татарстан Республикасындагы координаторы Ленар Гайнуллин булып китте. Кайтуларының сәбәбе – Яңа Сәрдә авылында туып–үсеп, хәзер читтә яшәүче ветеран Раят Мөхәммәтҗановның авыл халкы исеменнән язган хаты. Бу көнне хәрби хезмәт ветераны Раят ага үзе дә алар белән Арчага кайткан иде.
Сентябрь ае дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” дигән темага төрле чаралар үткәрелә. Чәршәмбе көнне Апаз урта мәктәбендә шушы темага багышланган сыйныф сәгатендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков катнашты.
22 сентябрьдә Арча шәһәрендә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә була.
“Атна вакыйгалары” газетасында басылган “Ташламалы дарулар: кемнәргә тиеш?” дигән мәкаләне укыганнан соң, Арча станциясендә яшәүче өлкән яшьтәге икенче төркем инвалид шушы темага кагылышлы үзен борчыган сорау белән безгә мөрәҗәгать итте.
Районыбызда гына түгел, республикада да танылган умартачы, район умартачылар берлеге җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиевнең өлгерлегенә гаҗәпләнерлек. Мәскәү, Калуга шәһәрләрендәге бал ярминкәләрендә катнаша. Киевта узган Бөтендөнья умартачылары конгрессында делегат булды. Күптән түгел Уфа шәһәрендә үткән Россия умартачылары конкурсында Татарстан данын яклады, призлы алтынчы урынны алып кайтты.
Быелгы урып–җыюның кыен булачагы алдан билгеле иде. Сентябрьдәге урак һава торышы әйбәт килгәндә дә югалтуларсыз була алмый инде. Хәзер һәр гектарны көрәшеп алырга туры килә.