Арча ЗАГСында күптәннән бер күркәм гадәт яши — хезмәткәрләр озак еллар пар, үрнәк булып яшәгән гаиләләрне кунакка дәшәләр, Дан китабына кул куйдырып, аларга яшьлектә була алмый калган туй мизгелләренең күңеллелеген бүләк итеп, зур бәйрәм ясыйлар.
Сентябрьдә бөтен Рәсәйдә “Милләтләр кроссы” үткәрелә. Безнең районда ул үткән шимбә көнне оештырылды. Спорт бәйрәмендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул кросста катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде һәм уңышлар теләде, үзе дә йөгерде.
Өлкәннәр ункөнлеге якынлашып килә. “Картлык шатлык түгел”, дип кабатларга яратабыз. Әмма һәр чорның үз матурлыгы була.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 18 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Мөршидә Шәфигуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
19 сентябрьгә район буенча игеннәрнең 93,3 проценты җыйнап алынды. Алты хуҗалык урып–җыюны тулысынча төгәлләде.
2017 елның августында 2017 елның 26 июлендәге “Россия Федерациясенең Су кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 208 номерлы Федераль закон көченә керде.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәндәй, табигать хәзинәләренә иң бай вакыт хәзер. Көз белән ярминкәләр дә башланып китә.
7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” өченче республика бәйгесенә нәтиҗә ясала.
Кулланылышта булып гамәлдән чыккан ток чыганаклары, төгәлрәге, батареяларны утильләштерү максатыннан, Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан яңа проект эшләнә.
Район башкарма комитетының хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча коррдинацион советының чираттагы утырышы район социаль иминиятләү фонды бинасында узды. Совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барган утырышта сөйләшү дә социаль иминиятләү, оешма, предприятиеләрнең фондка күчергән иминиятләү взносларының 20 процентын кире кайтарып алу мөмкинлеге (бәхетсезлек очраклары булмаганнар өчен генә) турында барды.