ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язган Г.Тукайга – 140 ел

Быел бөтен татар милләте бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.

Дөньялыкта 27 ел гына яшәп, ачы тормыш юлы узган Габдулла Тукай бик күп буыннарга җитәрлек бай әдәби мирас калдырган. Аның “Туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләрендә кайсы гына буын үсмәгән дә, кайсы гына бала аларны укымаган икән?! Ничә ел үтсә дә, Габдулла Тукай әсәрләре халык телендә, халык йөрәгендә.

Газетабызда Мәскәүдә гомер итүче Людмила Сайгадинованың “Сугыш белән беркетелгән туганлык” язмасы бастырылган иде. Мәкаләдә Людмила Сайгадинова әтисе Хасмагомед Сайгадинов һәм якташыбыз Гани Сафиуллинның еллар белән сыналган дуслыгы турында язган.

Аннан Людмила Сайгадинова оныгы Мостафа белән үзе дә Арчага кайтты. Ул Гани Сафиуллинның туган ягында һәм аның музеенда булды. Күптән түгел үзеннән рәхмәт хаты килде.

Татарстаннан контрактчы пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрен ни өчен сайлавы һәм әзерлек ничек узуы турында сөйләде.

Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләре бүгенге көндә хәрби хезмәтнең иң технологик юнәлешләренең берсе санала. Пилотсыз очу аппаратлары операторы хезмәте игътибарлылык һәм җаваплылык таләп итә, шул ук вакытта хезмәт шартлары ачык һәм мәҗбүри укыту каралган.

Контракт нигезендә хезмәт итүче (билгеле сәбәпләр белән бәйле рәвештә исемен атамавыбызны сорады) пилотсыз очу аппаратлары операторы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Кеше организмында 85 процентка якын файдалы микроорганизмнар һәм 15 процентка якын авыру тудыручы патоген микроорганизмнар бар

Румия Надршина

“Беркөнне телефоннан сайттан пробиотиклар турында укыдым. Ышаныргамы-ышанмаскамы? Аптыраган. Хөрмәтле “Арча хәбәрләре”, пробиотиклар турында табиб киңәшен бирсәгез иде”, – дип шалтыраттылар. Без тәҗрибәле участок табибы, эндокринолог Индира Урмановага мөрәҗәгать иттек.

Шуны да әйтеп үтик, Индира Урманова республиканың иң яхшы 40 эндокринологы исемлегенә кергән. Котлыйбыз!


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-27, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25кә кадәр)..-27), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак.

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Температура төшкәндә:

 

Өшүдән һәм өшүдән саклану өчен урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының озак вакыт урамда булуыннан качарга һәм ерак сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк.

 

Туңу куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Салкыннан саклану өчен күп катлы киенегез – һава катламнары җылыны тотып тора, җылы буяулар һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларыгызны коры калдырып, салкынга җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

 

Көчле салкыннарда еракка йөрмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак арага йөрүче машина йөртүчеләргә шулай ук үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булырга тиеш.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2026 елның 17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-31 (Казанда түбән урыннарда -25..-27˚).

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Температура төшкәндә:

Өшүдән һәм өшүдән саклану өчен урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының озак вакыт урамда булуыннан качарга һәм ерак сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк.

Туңу куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Салкыннан саклану өчен күп катлы киенегез – һава катламнары җылыны тотып тора, җылы буяулар һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларыгызны коры калдырып, салкынга җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Яңа ел алдыннан  Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга – «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды

Киләчәккә карап

Румия Надршина

Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Банк урамындагы ике катлы бина (26а йорт) матур эшләнгән. Кунаклар мондагы шартларны карап чыктылар. Ә арчаларның әлеге яңа бинада күрсәтерлек һөнәрләре күп. “Нур“ телестудиясенең булачак журналистлары хәтта Казан кунакларыннан интервью да алдылар. Министр Азат Кадыйров һәм Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов бик рәхәтләнеп сорауларга җавап бирде. Министр Азат Кадыйров төрле проектларда катнашырга чакырды. Тимур Сөләйманов яшьләрне, ничек тә телефоннан аерып, кызыклы проектларга тартуны алга сөрде. Кызыклы проектларны яшьләр үзләре тәкъдим итә ала. Осталык классы, телестудия, бию, шахмат, тавыш яздыру студиясендә һ.б. бүлмәләрдә булдылар. Хәтта тамак ялгау өчен кафе да бар. Әлеге бинаны төзегән “Эталон групп“ ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов символик ачкычны тантаналы шартларда “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагиновага тапшырды.

Сеҗе авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде

Ильяс Фәттахов

Иң зур авыл җирлеге бу – 15 авылны берләштерә. Барысы 1015 хуҗалык исәпләнә, 2358 кеше яши.

Җирлектә 5 мәктәп бар, аларда 182 бала укый (Сеҗедә – 25, Сикертәндә – 42, Курса-Почмакта – 79, Курса разъездында 36 бала). Өч мәдәният йорты, өч китапханә, ике музей, алты фельдшер-акушерлык пункты, өч почта бүлеге, уналты кибет, 11 мәчет эшли.

Күчмә утырышта катнашучылар әлеге объектларда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.

Шәхси хуҗалыкларда 1010 мөгезле эре терлек, 457 сарык һәм кәҗә, 113 ат, 711 умарта исәпләнә. Рәдис Әхмәтҗанов, Наил Вәлиуллин, Тимербулат Хәсәнов фермер хуҗалыклары  эшчәнлек алып бара. Ринат Шакиров, Зөлфәт Шакиров, Ринат Исмәгыйлев, Фәргать Хөрмәтов, Шамил Гыйззәтуллин, Рания Зиятова, Раил Хисмәтов, Радик Нигъмәтов, Йолдыз Шакирова, Фаил Җаббаров, Яхъя Сафин, Рамил Әхмәтҗанов грантлар отып кечкенә фермалар  төзегәннәр.

Улы махсус хәрби операция зонасына китү белән, Фирая Вәлишина егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшен башлап җибәрә

Без бергә

Гөлсинә Зәкиева

Арчаның Галактионов урамындагы ике катлы йортта яши ул. “2015 елда төзи башлаган иде улым, быел күчтек”, – диде Фирая ханым. Янында гына гомер иткән иске йортлары да тора. Менә шул йортта туганнары, дуслары, танышлары белән маскировка өчен челтәрләр үрүне оештыра 75 яшьлек Фирая Вәлишина.

Арчаныкы ул. Әтисе төзегән йортта төпләнеп калган. “Төп йортта син каласың”, – дигәннәр бертуганнары. Фатирлары булуга карамастан, әнисен карарга кирәк булгач, ул аның янына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала. Әнисен тәрбияләп, олы юлга да Фирая ханым озата.

Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора.

Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. 2025 елның 26 декабрендә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов килде.

Медпункт төзелеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү“ республика программасы кысаларында мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International