12 апрель конне Арча Укучылар сарае узендэ яшь космос белгечлэре кабул итте. Техник модельлэштеру тугэрэге житэкчелэре Исмагилов Надир Дамирович һэм Кондратьев Марат Викторович балалар белэн космос һэм беренче космонавтлар турында әңгәмә уздырдылар, презентация белэн таныштырдылар.
9 апрельдә Казанда Татарстанның балалар музыка һәм балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында музыкаль әдәбият буенча "Музыкаль Мозаика" Ачык Республика олимпиадасы булып узды.
Бүген Арча 3 нче номерлы мәктәбендә “Педагог на все времена” проекты старт алды. Иң беренчеләрдән булып ветеран укытучы, математика фәне укытучысы Закирова Сәрия Мансуровна 6 а сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуы булды. Быел ул “Арча ут күршеләрне җыя” дигән исем астында үтте.
Үткән җомгада район янгын күзәтчелеге инспекторы Антон Сотов белән кеше күп йөри торган сәүдә объектларын карап чыктык. Соңыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән соңгы вакытта сәүдә биналарында килеп чыккан янгыннар турында сөйләштек.
Районда торак пунктларны, предприятие, оешма, шәһәр яны урманнары, урман полосалары, автомобиль һәм тимер юллар, кечкенә елгалар, чишмәләр, су саклау зоналары территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык бара.
Игътибар иткәнегез бармы: районда “Аждаһа” наклейкасы төшерелгән машиналар пәйда булды. Беркөнне Боз сараеннан шундый машинага утырып төшәргә туры килде.
Татарстан халыклары съезды уңаеннан “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән мәдәни–этнографик эстафета старт алды.
Арчаның 3нче мәктәбендә “Әлифба бәйрәме” узды.
5 апрельдә Алабугада "Кече шәһәрләр" XIV яшь музыкантлар республика бәйгесе булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.