24 февральдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 12нче утырышы булды.
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2016 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча шәһәрендә бик күп чаралар үтте.
– Бүгенге ярышта көчле чаңгычылар бармы? – дип сорагач, Рәис Камалов:
– Безнекеләр, – дип җавап бирде. – 2005–2006 елгы кызлар арасыннан безнең Алия Диярова 1нче урынны алды, Энҗе Фәйзрахманова 2нче килде. Хәзер ярышачак 2003–2004 елгылардан Илназ Дияровта иң яхшы күрсәткеч булачак. 17–18 яшьлекләрдән Фәнүзә Сәлахова, Илназ Шәрәфиев финишка 1нче киләчәк.
27 февраль көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ендә күп балалы, авыр хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм әниләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар булып узды. Рәсем сәнгатенең белем нигезләренә ПАО “Таттелеком” хезмәткәрләре төшендерде.
25 февраль көнне өстәл теннисы һәм бокс узәгендә 2004-2003 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Беренчелектә 120 катнашучы көч сынашты.
2017 елның 25 – 26 феврвлендә 2003-2004 елларда туган Арча Укучылар саренда тәрбияләнүче балалар Түбән Кама шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия ачык спартакиадасында булып кайттылар.
Бүген, 22 февраль көнне, Арчаның 11нче балалар бакчасында, туган тел атналыгы кысаларында, татар теле тәрбиячеләре өчен “Әдәби әсәрләр аша балаларның сөйләм телен һәм аралашу осталыгын үстерү” дигән темага районкүләм семинар булып узды.
21 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Умырзая" район театр сәнгате фестиваль-бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар спектакльләрдән берәр өзек тәкъдим итте. Арча 5нче гимназиясенең "Балачак", Лесхоз мәктәбенең "Дуслык", Шушмабаш мәктәбенең "Сәйлән" һәм "Бөтерчек" театр коллективлары, шулай ук Наласа мәктәбе театр коллективы бәйгегә бик җитди әзерләнгәннәр.
Арча Укучылар Сараеның “ Нур” телестудиясе “ Ватанны саклаучылар” халыкара кинофильмнар конкурсында дипломант булдылар.
Арча Укучылар Сараеның “Нур” телестудиясе “Ватанны саклаучылар” халыкара кинофильмнар конкурсында дипломант булдылар.Конкурста алар Бөек Ватан сугышы ветераны Закирҗанов Мөбәрәкҗан турында төшерелгән фильм белән катнаштылар.