Өченче буын университеты кысаларында Арча район китапханәсендә ”Хокукый белем мәктәбе” исемле чара булып узды. Пенсионерлар алдында ТР Арча муниципаль районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар советы рәисе, госалкоголь инспекциясенең Арча территориаль белгеч-эксперты, Арча территориаль округы наториусы, ТР Арча һәм Әтнә районнары Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары һ.б. чыгыш ясадылар.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә Казан журналистлары белән барган идек. Сикертәнгә борылган юл буенда чәчкечләр таккан “Дизель” тракторы баганалар арасында боргаланып йөри. Юлдашлар: “Дөрес кешеме бу?” – дип шикләнеп тә калды.
Кышның соңгы көнендә Иске Кырлай авыл җирлегендәге Иске Кырлай һәм Түбән Мәтәскә авылларында бер көндә ике юбилей булды — Мөкатдисә Әхмәдиева белән Назилә Сәмигуллинага 90 яшь тулды.
“Северный” хуҗалыгы, исеме үк әйтеп торганча, районыбызның төньягына урнашкан. Аңа Шушмабаш, Шекә, Илдус, Үгез–Елга, Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат авыллары керә. Аларда 685 хуҗалык исәпләнә, 2251 кеше яши. Сөрүлек җирләре – 2251 гектар. Хуҗалык белән егерме елдан артык Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы җитәкчелек итә.
Яңа Кырлай авылында бөек шагыйребез Г. Тукай музей–комплексында атаклы рәссам, татар сынлы сәнгатенә нигез салган Бакый Урманчены зурлап искә алдылар. Буа районында туып- үскән рәссамның Яңа Кырлай авылы, Г. Тукай белән нинди бәйләнеше бар икән диючеләр дә табылыр.
Бөек рус галиме Иван Павлов “Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый”, – дигән. Бу канатлы сүзләр район ветеринария берләшмәсенең утырышлар залында да зур хәрефләр белән язып эленгән.
Иске Кырлай мәктәбендә үткәрелгән чаралардан һәрчак шатланып кайтам. Туган авылым мәктәбе өчен горурлык хисе дә кичерәм. Берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле очрашулар, кичәләр оештыралар.
“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.
27 нче февраль көнне Саба районында “Ел укытучысы” Республикакуләм конкурсы кысаларында үткәрелгән “Йөрәгемне балаларга бирәм” исеме астында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыкларын билгеләү Республика конкурсының зона этабы уткәрелде. Бәйге кысыларында педагоглар узләренең хезмәтләрен тәкъдир иттеләр, ачык дәресләр курсәттеләр , белем бирү программаларын якладылар. Конкурста Арча укучылар сараеның “Остакуллар шәһәрчеге” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Наталья Ивановна катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Март азагында ул конкурсның Республика этабында катнашачак. Ана уңышлар телибез!
Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе 2017 елның 2 мартында Арча районында гражданнарны кабул итү үткәрә. Анда юридик шәхесләр, шәхси эшмәкәрләр ФАС компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча консультация алачаклар.