ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин Арчада әле күптән түгел. Арча станциясендә туып-үскән егет булса да, аңа Казанда Яңа Савиново районында эшләргә туры килгән.

Әңгәмәдәшебез – район электр челтәре җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтов.

Районга ФАС (Федераль монополиягә каршы хезмәт) идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина кайтты. Гүзәл Шәүкәтовна халыкны кабул итте һәм Арчаның 1нче мәктәбендә укучылар белән очрашты. Иң беренче эш итеп без Гүзәл Шәфигуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Арча Укучылар сараенда икенче ел инде традицион каратэ буенча секция эшли.

Тренер Геворг Саргасян Казаннан кайтып балаларны каратэ серләренә төшендерә. Атнага ике тапкыр 3–4әр сәгать шөгыльләнәләр. Нәтиҗәләре дә күренә.

Арча спорт комлексында 2005–2006 елгылар арасында мини–футбол ярышы үткәрелде. 7 команда ярышты. Теләче, Саба районнарыннан да килгән иделәр. Ярышта Арчаның 7нче мәктәбе, Яңа Кенәр, Теләче, Саба, “Арча” спорт комплексыннан “Торнадо”, “2007”, “Арча” командалары катнашты.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Без хатын – кыз булуыбыз белән көчле” дигән мәрхәмәтле акция үткәрделәр.

Арча «Мәрхәмәтлек үзәгенең” Яңа Кенәр тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы хөрмәтле хатын-кызларыбызны мәдәният йорты кунакка чакырды. Аларны “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый  оешмасы хезмәткәрләре 8 март – халыкара хатын кызлар көне белән котлады.       


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Арчаның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре идә карауда торучы хатын – кызларны язның күркәм бәйрәме – 8 Март белән котладылар.

3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды. Ярышларда республика район шәһәрләреннән 44 команда көрәшчеләре бил алышты. Бу ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Зарипов Фанис җитәкчелегендә Арча районыннан да җыелма команда катнашты.


4
март, 2017 ел
шимбә

2 нче мартта ГБМБУ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган   В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе»ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшлекле очрашуы булып узды. «Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләбе буенча татар телен нәтиҗәле өйрәтүдә  аралашу мохите  тудыру » дигән тема буенча үткән семинарда актуаль темага - сөйләм телен үстерүгә басым ясалды.
Семинар рус  мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча  ачык дәресләр белән дәвам итте. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә Л.Ф.Ибраһимова «Сагындым, күрәсем килде» (Нур Әхмәдиевнең  «Ана» хикәясе буенча), 4 нче сыйныфта татар төркемендә  Ә.М. Җәләева  «Яхшылык эшләргә ашыгыйк» дигән ФДББСлары таләпләренә туры китерелгән дәресләр үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International