ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

6 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый гадәти араны арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кунакчыллык өлкәсендә Татарстан Республикасының кадрлар потенциалын яхшыртуга юнәлдерелгән «Эшлекле Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә «ТИСБИ» Идарә университетының «Сервис» (җәмәгать туклануы предприятиеләре белән идарә итү) юнәлеше буенча яңа гамәли юнәлешле белем бирү проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 08 сентябрендә гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча сез түбәндәге мәгълүматны ала аласыз:

- сайлау участогының урнашкан урыны турында;

- тавыш бирү вакытында туган проблемалар турында;

- тавыш бирүгә бәйле башка мәсьәләләр турында.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Арчаның 5 нче гимназиясе ныклап төзекләндерүдән соң ишекләрен яңадан ачты.

2 сентябрьдә Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.

Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга кунаклар күп килгән иде.

Республика көне алдыннан районыбызга “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы килде

Махсус автобус Арча стадионында туктады. Марафонны оештыручылар белән районның эшче яшьләре очрашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев 1 сентябрьдә игеннәрне урып-җыюда һәм азык әзерләүдә яхшы эшләгән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды

Югары Курса – тарихи авыл, аның даны еракларга таралган булуында мәшһүр шәхесләр һәм дин белгечләре, тырыш халкының хезмәте зур

Узган атнада Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей һәм китапханә үз ишекләрен ачты.

Дошман Россия төбәкләренә һөҗүмгә итә башлады. БПЛАлар Татарстанга да килеп җитте. Курск, Белгород һәм башка төбәкләрдә тыныч халыкны куркыта. 

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Мамадышка эшлекле сәяхәт оештырды

Мәктәп һәм бакчаларның башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, ветераннар – тулы бер зур автобус – Мамадышка бардылар.

Быел районда республика көне уңаеннан оештырылган чаралар 29 августта ук башланып китте: арчалылар гаиләләре белән велосипедта Арчаның истәлекле, тарихи урыннарына төнге сәяхәткә чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International