ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 12 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга кимрәк.

2017 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 8232 сум булачак. Ул быел 7526 сум иде. Әгәр дә пенсия 8232 сумга җитмәсә, ул вакытта пенсия минималь хезмәт хакы күләменә җиткереләчәк.

17 декабрьдә Укучылар сараенда ирләр һәм хатын–кызлар арасында шашка буенча район беренчелеге уздырыла.

9 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXVI хисап–сайлау конференциясе булды. 2012 елның 22 ноябреннән 2016 елның 9 декабренә кадәр башкарылган эшләр турында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Рамил Гарифҗанов хисап тотты.

Районның хокук саклау органнары исерек хәлдә транспорт белән идарә итү фактларын булдырмау буенча профилактика эшен дәвам итәләр.

ТР Роспотребнадзор идарәсенең Арча районы территориаль бүлеге 1 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты буенча “кайнар линия” телефоны (88436630083, 88436631501) аша эш көннәрендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә; 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр гражданнарга консультация уздыра.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 12 декабрьдә Яңа Кишет авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдин Галәветдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

9 декабрьдә Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков Мирҗәм авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова янында булдылар.

Арчада мини-футбол буенча ярышлар узды. ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында оешкан физик культура һәм спорт эшләре буенча комитетның оешуына 80 ел тулуга багышланган турнирда Арча агросәнәгать көллияте филиалы (элеккеге 120нче училище) студентлары көч сынашты.

Казанда “Алтын лира” II Бөтенхалык фестиваль-конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International