ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән искиткеч матур, җылы, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бөрки, җанга сихәт өсти торган бәйрәм – әдәби–музыка кичәсе – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзешчән артисткасы Резеда Гарифуллина алып барды.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спортчы кызлары арасында баскетбол буенча ТР Чемпионаты узды. Быел спорт мәктәпләренең төрле яшьтәге төркемнәре өчен беренчелеккә ярышлар сентябрьдән ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Ялган алкоголь продукциясе сату фактын ачыклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль бүлекчәсе белгеченең Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейды нәтиҗәле булды.

Тәрәзә пыяласын ватып, Л. Төбәк–Чокырча авылының Тау асты урамындагы бер өйгә керә һәм аннан алюминий гардиннар, урын–җир кирәк–яраклары, өч шешә шампан шәрабы, махсус эш кием–салымы, азык–төлек (барлыгы 17012 сумга) алып чыга.

3 декабрь көнне көндезге сәгать 12 тирәсендә Кызыл Бистә урамындагы 30нчы йорт ишегалдында 36 яшьлек Д. берничә тапкыр Ш.ның битенә суга һәм аның ике кәрәзле телефонын урлый.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы   елның 13 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда  Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын  билгеләп үтте.   Фәнни-гамәли конференциянең максаты:

 Мөхәммәт Мәһдиевнең  иҗатын тирәнтен өйрәнү;

әдәби иҗатка сәләте булган укучыларны ачыклау;

укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү ;

матур әдәбият аша туган телгә, милләткә, туган җиребезгә карата хөрмәт тәрбияләү.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

9 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге ябылу уңаеннан Арча район мәдәният йортынды  “ Сәләтләр чиксез, тик мөмкинлекләр чикле” исемле концерт булып узды.

Иске Кырлай авыл җирлегенең «Жомга көн кич белән» иҗат концерты булды


9
декабрь, 2016 ел
җомга

 

9 нчы декабрь көнне Арча районында яшәүче  Социалистик Хезмәт герое Габдрахманова Стелла Закиевна Арча муниципаль районы  “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Гатауллина Лейсан Наилевна озатуында Республика Дәүләт  Советында  экскурсиядә һәм Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада булып кайтты.

 

Атказанган ватандашларыбызны, Социалистик Хезмәт Геройларын барлау зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 9 нчы декабрьдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Рамиль Илгиз улы Гарифҗанов, Халыкны Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ильдус Коттус улы Әһлиев һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Шамил улы Садыков Мирҗәм авылында гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Хадиҗан кызы Галимовада булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International