ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бу көнне биредә "Гүзәлкәй" вокаль ансамбле үзенең 20 еллык юбилеен "Гүзәлкәй дусларын җыя" исемле концерт белән билгеләп үтте. Ансамбльнең җитәкчесе – югары квалификацион категорияле укытучы, Россия Федерациясе гомуми белеме мактаулы хезмәткәре Минхәерова Гүзәл Марсель кызы.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

5 нче декабрь конне үзәктә реабилитация үтүчеләр Янга Кырлайда урнашкан “Габдулла Тукай музей комплексында булып кайттылар.

2 декабрьдә Арча  мәдәният йортында "Җомга көн кич белән" иҗат концерты булды.

4 декабрьдә  Апаз авыл җирлегендә авыл җирлекләре арасында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" девизы астында оештырылган мәдәни-спорт чарасы старт алды.

1 декабрь көнне “Жидегән чишмә” Арча халык театры Әлмәт драма театрында чыгыш ясады һәм Әлмәт тамашачысы мәхәббәтен яулады.

2 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2 декабрь  Арчаның күпфункцияле үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иҗади конкурсына сайлап алу туры узды.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 2 нче декабрендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары, “Казан арты” музее һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Ватан геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Геройлар эзеннән” исемле чара үткәрделәр. Яшүсмерләр алдында Афганистан сугышында катнашучы – взвод командиры прапорщик Җәмалиев Рафыйк Рәшит улы һәм “Прометей”эзтабарлар отряды студентлары чыгыш ясадылар.

29 ноябрьдә районның иң актив эшмәкәрләре “Түгәрәк өстәл” артында җыйналды.

— Районда бүгенге көндә урта бизнес һәм эшмәкәрлекнең роле гаять зур, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин. — Шул ук вакытта проблемалар да бар, алар турында сезнең үзегездән ишетәсе, хәл итү юллары турында киңәшәсе килә.

Республикада “Журналист һөнәр алыштыра” дигән акция бара.

Шуның кысаларында мин, “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты, ул көнне “полициянең өлкән лейтенанты” Гөлсинә Зәкиева да, ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе юл–патруль хезмәте инспекторы, өлкән лейтенант Алмаз Зарипов, дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Ринат Хөснетдинов, юл–патруль хезмәте инспекторы, өлкән лейтенант Альберт Сабиров, Арча эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәте капитаны Алидә Нәбиуллина белән юлга чыктык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International