ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

1 декабрь көнне Арча Мәдәният йорты үзенә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны җыйды.

Узган якшәмбедә авыл җирлекләрендә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында мәдәни–спорт чаралары старт алды. Беренчесе Апаз авыл җирлегендә үтте.

Хәзер район эчке эшләр бүлегендә Интернет–портал аша төрле хезмәтләр башкарып була.

2016 елның 12 декабрендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә Арча районы прокуратурасы 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Адрес: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1.

Һәр ел 1 декабрьдән башлап, республика күләмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге уза. Бу уңайдан һәркайда — мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә төрле чаралар, очрашулар, ярыш–бәйгеләр оештырыла, концерт–спектакльләр куела.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

"Геройлар көне"кысаларында   Советлар Союзы Герое, очучы - космонавт, полковник Анатолий Арцебарский Павлович , сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, полковник Әбүбәкеров Ринат Илдарович, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы,  полковник  Христофоров Евгений Анатольевич,  Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе  Борһанов  Алмаз Агзамович, Арча район иҗтимагый оешмасы, сугышчы-әфганчылар һәм   "Сугышчан Туганлык"идарәсе рәисе, Баһаветдинов Сергей Лимусович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Гарифҗанов Рамил Илгизович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф Идарәсе"  җитәкчесе   Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович  районыбызның 1,2,3,5 нче  номерлы мәктәпләрендә, шулай ук  Шушмабаш, Яңа Кишет мәктәктәпләрендә  кунакта булдылар.

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Ихлас күңелдән” дигән акция оештырдылар

“Юмарт сишәмбе” кампаниясе дәвам итә. 2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар.

2 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бу көнне биредә "Гүзәлкәй" вокаль ансамбле үзенең 20 еллык юбилеен "Гүзәлкәй дусларын җыя" исемле концерт белән билгеләп үтте. Ансамбльнең җитәкчесе – югары квалификацион категорияле укытучы, Россия Федерациясе гомуми белеме мактаулы хезмәткәре Минхәерова Гүзәл Марсель кызы.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

5 нче декабрь конне үзәктә реабилитация үтүчеләр Янга Кырлайда урнашкан “Габдулла Тукай музей комплексында булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International