ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан “Игътибар, балалар!” дигән профилактик ункөнлек игълан ителә. Бу көннәрдә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәреләчәк. Шул ук вакытта ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе юлларда контроль оештыра.

28 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең XXV конференциясенең икенче этабы булды.

“1 ноябрьдән җәйге резина белән йөрүчеләргә штраф салыначак. 1, 2, 3 ноябрьдә рейд үткәрелә”. Интернетта әнә шундый хәбәрләр күренгәли башлады.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” һәм «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программаларында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә.

Арча район Мәдәният йортының «Казан арты» КВН командасы Татар лигасы фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 16 команда арасында 3 нче урынны яулап кайтты.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

28 нче октябрьдә Носы төп гомуми белем мәктәбендә шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) ның иҗат кичәсе үтте. Кичәгә Рифат Җамал үзенең тормыш иптәше Дания ханым белән кайтты. Бәйрәмдә шулай ук Арча Мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗановна, мәктәбебездә белем биргән өлкән укытучылар, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надршина катнашты.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Бәйгеләрнең берсе “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “  интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. 11 нче октябрь көнне Арча өченче төп гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгы укучылары Мөхәмәтҗанова Исламия,  Мөхәмәтҗанов Сәлих һәм Фәттахова Лилия әлеге телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Командабызның исемен “Тукай йолдызчыклары” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бүген бу хыял чынга ашты.
Чираттагы уен “Таулар” темасына багышланган иде. Укучыларга таулар турында бик ныклап әзерләнергә туры килде.Шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан һәйкәлләр турында, тел-әдәбият буенча белемнәрен ныгыту белән бергә әлеге тема буенча шактый өстәмә мәгълумат өйрәнергә кирәк булды. Бу чарага укучыларны мәктәпнең география, тарих, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары әзерләделәр. Мәктәптә алган белемнәр “Тамчы- шоу “ ның шактый катлаулы сорауларына җавап бирүне җиңеләйтте. Укучылар беренче тапкыр видеокамералар каршында эшләсәләрдә югалып, каушап калмыча бер команда булып эш алып бардылар.
Әлбәттә инде, командага традицион бүләк- дисклар белән бергә китаплар һәм Г.Камал исемендәге ТДАТна билетлар тапшырылды. Шулай да иң зур бүләк - уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзалары белән рәсемгә төшү.
Ә, тапшыру эфирга ноябрь аенда чыгачак!

Элеккеге “Байрак” колхозына кергән авыллардагы җимерек фермаларга күз ияләшеп килә иде инде. Алар әле кайчан гына гөрләп торган тормыш истәлеге булган музей экспонатлары кебек. Шуңа күрә бу авылларда нинди булса төзелеш башлану — үзе бер бәйрәм.

Газета–журналларга яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге даими үткәрелеп килә. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча да шундый бәйге оештыра. Ул 2016 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итә.

Арча Укучылар сараенда мәктәп укучыларының физика укытучылары белән бергә “Уйлап табулар һәм башлангычлар” дигән Iнче фәнни конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин катнашты. Конференциягә Казаннан фән эшлеклеләре, язучылар, журналистлар кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International