“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларга язылучылар арасында даими рәвештә төрле бәйгеләр оештырып килә. 18 апрельдән 20 сентябрьгә кадәр яңа бәйге игълан иткән иде. Моңа кадәргеләрендә төп бүләк IPad булса, бу юлы телевизор уйнатылды. Шарты гади генә – алты айга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте чыгарган өчтән дә ким булмаган басмага языласы һәм квитанция күчермәләрен җибәрәсе.
Арча педагогика көллиятендә узган ел “Язучы дәрес бирә” дигән республикакүләм белем бирү проектына нигез салынган иде. Быел шуның дәвамы буларак икенче тапкыр язучылар, шагыйрьләр студентларга дәрес бирергә кайтты. Бу юлы ачык дәреснең темасы “Әдәбиятта укытучы образы” дигән темага багышланды.
2016 елның июлендә РФ Җинаять кодексына кайбер үзгәрешләр кертелде. Хәзер кеше кыйнаган өчен гражданинны җаваплылыкка тартуның яңа юллары бар.
Быел районда 29 янгын булды. Шуның 16сы электр җиһазларының төзексезлегеннән килеп чыкты.
Бөтенроссия акциясе кысаларында Арча педагогика көллиятендә 4 октябрьдә сәгать 11дә “Зур этнографик диктант” үтәчәк. Анда 15 яшьтән башлап теләге булган һәм рус телен белгән һәркем катнаша ала.
Район ветераннар советы Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы Фәрит Гобәевнең районыбыз хезмәт ветераннарына багышланган “Күңелләре һәрчак яшь” исемле фотокүргәзмәсен тәкъдим итә.
1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район Мәдәният йортында тантаналы җыелыш була.
5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районның ир һәм хатын–кыз пенсионерлары арасында шахмат бәйгесе уздырыла. Башлана 9 сәгатьтә.
Факия ханым белән без күптәннән таныш. Хәер, аны белмәү мөмкин дә түгел. Бик матур җырлый, сәхнәдән төшми. Арча сәхнәсендә Татарстанның халык артистлары Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, якташыбыз Фердинанд Фәтхи һәм башкалар белән бергә Факия ханымның да чыгыш ясавын күреп таң калган һәм горурланган идек.
Бу көннәрдә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына киләчәк пенсия турында аңлаталар.