Шундый кешеләр була, алар арабыздан киткәндә дөньяның бер кырые кителгән кебек. Түбән Мәтәскәдә яшәгән хәбәрчебез Наил абый Зариповның быел февраль башында үлү хәбәрен ишеткәч тә ничектер моңсу булып китте. Хезмәттәшләребез белән аның турында берәр язма әзерләргә кирәк әле дип тә сөйләшеп алдык. Моңа җай да чыкты — 5 апрельдә аның тормыш иптәше, гомерлек юлдашы Рәшидә апага 90 яшь тулды. Рәшидә апа турында язганда Наил абыйны ничек читтә калдырасың инде?
Арчада Хәния белән Данил Рәхимбаевлар җәяү йөрергә ярата һәм алар кая барсалар да бергә. Сәхнәдә дә аерылмыйлар. Хәния апа “Чишмә” ансамблендә җырласа, Данил абый гармунда уйный.
Район халык театр коллективлары “Идел йорт” төбәкара смотр фестиваленә әзерләнә. Жюри иң яхшы уйнаган коллективны әлеге конкурста катнашырга тәкъдим итәчәк.
Быел районда “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” дигән исем астында КВНнар шаулап үтте.
Әтнә районындагы бер авылга укытырга баргач, мәктәп директоры бик күп белүен күздә тотып Ринат Фазлыйәхмәтовка “профессор” дигән кушамат тага. Бу вакытта ул әле үзенең нәкъ эзенә басуын белмәгәндер дә. Бүген ул кушамат “аяклы энциклопедия” дигәне белән алышынды.
Язгы чакырылышта Арча районыннан 93 егет армиягә алыначак. Узган ел 75 иде
Арча педагогика көллияте студентлары һәм гимназистлары Пенза өлкәсенең Кикино авылында булып кайтты. Алар XIV традицион “Сәләтле балалар” форумында катнашты
Бу көннәрдә кайбер мәктәпләрдә психолог белән логопед быел мәктәпкә барасы балалар белән аралаша. Алар бала белән сөйләшә, төрле уеннар уйнатып карый
Симетбашка барган саен күңел сөенеп кайта. Бу баруда безне сыерчыклар хоры каршы алды.
Үзәк китапханә Арча Укучылар сарае каршындагы “Нур” балалар телестудиясе белән берлектә “Мин Тукайга киләм!” исемле поэтик марафон оештырган.