ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Ашытбаш мәктәбендә матур бер традиция яшәп килә. Бу – мәктәпнең иҗат отчет концерты. 18 мартта Ашытбаш мәдәният йортында үткәрелгән бу концертны әти-әниләр, әби-бабайлар бик яратып карады

Г. Тукайның эзләре безне Өчиле авылына алып килде. Бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан Өчиле мәктәбендә “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль-конкурсы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов Тукай белән Өчиле авылының бәйләнешен бик оста итеп сөйләп күрсәтте.

Узган шимбәдә Шушмабашта 2000–2001 елларда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

19 мартта Арча педагогика көллиятендә “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышы бик кызыклы булды.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

19-20 мартта Казан шәһәрендә «Будущее России» Бөтенроссия балалар һәм яшьүсмерләр фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нусратов Камиль «Халык уен кораллары” номинациясендә дипломант исеменә лаек булды. (укытучысы Алеева Милеуша Талгатовна). Котлыйбыз!

19-20 мартта Казан шәһәрендә VIII Халыкара “Живой родник» халык сәнгате конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Никитина Зарина  вокал номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Сабирова Гульнара Барыевна, концертмейстер Мингазова Лейля Мухановна).

Котлыйбыз!

19 мартта Казан шәһәрендә гитарада яшь башкаручыларның II Ачык Республика  конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Кузнецов Вадим II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. (укытучысы Алеева Милеуша Талгатовна).

Котлыйбыз!

Шимбә–якшәмбе көннәрендә Арчада эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык–2016” XVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе булды.

“Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр осталарының ярышы булды. Республика күләмендәге зур чара булды ул. Анда “Татавтодор” җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

2015 елда районда язылучылар саны 363 булса, 104 пар аерылышкан. Быел гына да  бүгенге көнгә 46 пар балдаклар алышса, 32 гаилә таркалган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International