Казан каласында республиканың белем бирү учреждениеләреукытучыларының һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Әлеге чараның максаты- укучыларда татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм аның иҗатын популярлаштыруны, әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.
2016 нчы елның 24-25 мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә
24 март көнне Арча районы үзәк стадионында , Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, Арча районы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында туризм спортының чаңгы дистанцияләре буенча ярышлар үткәрелде
Кара каргалар кайтканга бер ай була инде, җырда әйтелгәнчә, язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран. Февраль белән март урыннарын алышканын кошлар да белеп бетерә алмаган шул. Безнең сыерчыклар да ашыгып, 12 мартта ук кайтты быел.
Узган якшәмбе Арча Мәдәният йортында яшь эстрада йолдызлары балкыса, Арча үзәк стадионында Нәүрүзбикә патшалык итте. Биредә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Күптән түгел “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзәге оештырган бәйрәм күргәзмәсендә бер күренешкә тап булдым. Бер ханым, чигеп эшләнгән “Кол Шәриф мәчете” картинасын бик тә аласы килеп, хуҗасыннан үтенә иде. “Күпме сорасагыз да түлим, зинһар өчен сатыгыз инде”, – дип өзгәләнде ул. Ә Галина Трубицина ризалашмады. “Әлегә сатмыйм. Сатасы булсам, хәбәр итәрмен”, – диде.
Районда эшче яшьләр иҗат фестивален оештыру әйбәт идея. Мондыйны күргән юк иде әле. Аның йомгаклау концерты Арча станциясендәге мәдәни-спорт комплексында үтте.
Һәрберебезгә мәгълүм булганча, 2015 елның октябреннән Татарстанда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) кертү буенча пилот программасы старт алган иде. Ул ялган аракыга каршы көрәш максатында, алкоголь продукциясен сатуны исәпкә алып бару өчен эшләнде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 80нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр бу турыда кимендә ике атнадан соңга калмыйча эш бирүчегә язмача белдереп, хезмәт килешүен өзәргә, ягъни эштән азат ителергә хокуклы.
Чаллыда 2002-2004 елгы яшүсмерләр, 1999-2001 елгы яшь спортчылар арасында тхэквондо буенча ачык беренчелек булды. Анда төрле районнардан 160 спортчы катнашты