ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

25 мартта сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек  кабул итү бүлмәсендә Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушка консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08. 

26 мартта Арча шәһәре стадионында Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә  чаңгы марафоны буенча Арча районы ачык шәхси беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.

Казанда үткәрелгән “Рәсәйнең киләчәге” Бөтенрәсәй халыкара балалар иҗаты конкурс-фестивалендә Арчаның 4нче бакчасында (“Бәләкәч”) тәрбияләнүче дүрт бала ялгыз җырлап җиңеп кайтты

Иске Кишет авылында яшәүче пенсия яшендәге Валентина Василенко кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган спиртлы сыеклык саклаган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.

18 мартта Урта Курса авылы Мөхәммәдвафа мәчетендә Вәгазь кичәсе үтте. Вәгазьне Болгар шәһәреннән Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов сөйләде, авыл халкы бик яратып тыңлады

2016 елның 2 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 77 юл–транспорт һәлакәте булды. Шуларда 2 бала үлде, 85е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. “Балалар катнашында юл һәлакәтләренең артуы аеруча күңелне борчый.

Яңа Кырлайда “Тукайга ияреп...” дигән иҗат кичәсе булды.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

19 мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000-2001 нче елгы  һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш буенча “Северный” хуҗалыгы призына ярышлар үткәрелде. Ярышны ачу тантанасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштергән чыгыштан башланды.


18
март, 2016 ел
җомга

Быел хисап җыелышында Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина Корайван авылында 17 йортта кеше яши, дип сөйләде. Арчага кайткач ялгыш ишеттемме әллә, дип шалтыратып сорадым.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International