ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

Бәйгедә 50дән артык балыкчы катнашты. Оештыручылар яхшы әзерләнгән. Музыка уйнап торды, зур казанда тәмле аш пеште.

Халык арасында “Бәхетсезлек булмаса, бәхет килмәс иде” дигән әйтем бар. Гадәттә аны рус телендә әйтәләр. Арчада яшәүче Роза апа Шәйхетдинованың шигырь язуына китергән сәбәпләр дә тирәндәрәк ята кебек. Ятим балачак (әтисе сугышта үлгән), яшьләй тол калып, ялгызы өч бала үстерүләр эзсез үтмәгәндер...

Арча тамашачысы бу көннәрдә сәнгать дөньясында кайный. Әле киленнәр бәйгесе шаукымыннан айнып җитә алмадык, шул арада Арчаның икенче мәктәбе коллективы “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” девизы белән үтүче иҗади–тематик чыгышлар кысаларында Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә зур концерт программасы белән күтәрелде.

2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр.

23 мартта район хакимияте бинасында сәгать 11дән 13кә кадәр юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы гражданнары кабул итә

Начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасы (җитәкчесе Зөфәр Зарипов) Арчаның затлы бер ресторанына җыелды.

Мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытында балалар тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торырга тиеш. Менә нинди кагыйдәләр алар.

Укучыларның язгы каникул көннәрендә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Арча ягы тарихын өйрәнүчеләрнең һәм Алмаз Сәгыйтьҗановның “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Арчаның 5 гимназиясендә “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы” зона конкурсы булды. Анда Арча, Әтнә, Теләче, Биектау районнары укытучылары катнашты.

Быел кышкы җылы көннәрдә “Кошлар кайтып ялгыша күрмәсен”, дип шаярта идек. Чөнки бабайларыбыз билгеләп калдырган хут суыклары 18 мартта гына бетәргә тиеш иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International