Арчада хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча куст семинары булды.
Роберт Харис улы Фазылҗанов Арча “Сельхозтехникасы”н төзеткән кеше. Алай гына да түгел икән әле.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенүстерү» программасы буенча матди-техник базаны ныгыту өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.
2016 нчы елның 15 март иртәсеннән үк Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе шатлыклы шау-шу авазларыннан яңгырап торды. Матур күлмәкләрен киеп, кунак каршылаган хуҗабикә кебек, ялт итеп торган, яңартылган мәктәп бинасы үзенә кунаклар кабул итте: анда районның татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныф укытучыларының берләштерелгән семинары үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “ФДББС шартларында уку-укыту системасын интенсивлаштыру” дигән тема астында эшлекле сөйләшү уздырдылар. Кунакларга бик эчтәлекле чаралар әзерләнгән иде.
Илүзә Касыймова - кече яшьтән «Ялкын” журналы белән иҗатташ дус. Беренче шигырьләре дә шушы журналда дөнья күрде
14 март көнне мәктәбебездә Татарстан Республикасының халык артисты , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды.
10,12 март көннәрендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында шагыйрә Клара Булатованың иҗатына багышланган XI Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бик актив катнашты.
14 мартта “Мәрҗани” ширкәте базасында терлекчелектә ике айлык эш йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды.
11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.
12 мартта үткән май чабу бәйрәменә Казаннан “Trespassers МСВ” мотоциклчылар клубыннан бер төркем байкерлар, төрле төбәкләрдән мотоцикл сөючеләр кайтты.