ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

Районда соңгы вакытта чаңгы спортына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Моңарчы хоккей уйнадылар, йөгерделәр, башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнделәр. Ә менә чаңгы спортына болай күпләп кеше тартылганын хәтерләмим. Якшәмбе көнне Арча үзәк стадионында ел да оештырыла торган “Россия чаңгы юлы–2016” кысаларында “Татарстан чаңгы юлы–2016” узды. Анда да күп кеше катнашты. Хәтта беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр дә чаңгы юлына баскан иде.

КВН, татарча ШТК (шаяннар һәм тапкырлар клубы) Арча җирлегендә яңадан шытып чыкты. Кайчаннан бирле инде авыл клубларында, мәдәният йортларында ШТКлар гөрли. Апрель аенда Арчада иң яхшы номерлардан торган гала-концерт булачак.

Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 елга хисап җыелышы узды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов 4 төп тармак (клублар, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей) эшчәнлегенә тукталып, узган елга нәтиҗә ясады. Беренче булып ул сүзне төзелешләрдән башлады.

16 февральдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Көтек авылында яшәүче Фәһиянур Әскиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бөек якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус билге-логотип иҗат итү буенча бәйге игълан ителә

2015 елның 30 декабрендәге Федераль закон белән Россия Федерациясе Гаилә кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелде.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында гер күтәрү буенча ярышлар булды. Ярыш нәтиҗәләре: беренче урыннарны 70 килограммга кадәрге авырлыкта ирләр арасында Искәндәр Вафин (Арча агросәнәгать көллияте), 80 килограммга кадәр Мөдәрис Мөхәммәдиев (“Сабагаз”), 80 килограммнан югары Рөстәм Галимҗанов (Арча агросәнәгать көллияте) яулады

20 февральдә Арча стадионында “Металл” ширкәте призына Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә.

Ярышларда сабыйлардан башлап өлкән кешеләргә кадәр һәркем катнаша ала. Башлана 10 сәг. Спорт бәйрәменә рәхим итегез.

22 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында Арча, Әтнә районнары шахматчылары арасында шахмат ярышы уздырыла. Башлана 9 сәгатьтә.

Транспорт чараларын теркәү, машина йөртү танык- лыгы алу өчен кабул итүгә  ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенә (башкаларына да) Бердәм дәүләт хезмәте порталында – www.gosuslugi.ru сайтында алдан язылырга мөмкин. Моның өчен порталда теркәлергә, тиешле мәгълүмат тутырырга, кызыксындырган хезмәтне сайлап, ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза язарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International