Шәмсенур апаның хәтеренә шаккатырлык. Миңа аның белән редакциядә өч кенә ел эшләргә туры килде. Инде менә пенсиягә чыкканына да кырык ел булган.
Әле кайчан гына Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова һәвәскәр шагыйрьләр иҗатын туплап җыентык бастыру турында хыялланып йөргән иде.
Хезмәт коллективларының иҗат концертлары арасында Арча сәнгать мәктәбенең чыгышы үзгә иде.
Казанда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республикада хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсендә 2015 елда эшләнгәннәргә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елга бурычлар куелды.
Арча районы прокуратурасына гражданнарның районның иминиятләү оешмаларында ОСАГО килешүе төзегәндә тормышны яки милекне иминиятләү полисы алырга мәҗбүр итүләре турындагы мөрәҗәгатьләре ешайды.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 23 гыйнварда Арчада яшәүче Тайфә Закированы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
25 гыйнварда Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Шекә авылында яшәүче Рәхимә Галимуллинага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 25 гыйнварда журналистлар белән очрашуда быел чыгарылыш сыйныфлары бирәчәк имтиханнар, кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Иске Кырлайда 22 гыйнвардан 23 гыйнвар төнендә буран котыра. Ә иртәгесен, 23 гыйнварда, авылда Иске Кырлай мәктәбендә укыган Фәнил Гарәфиев истәлегенә зур чаңгы ярышы булачак. Бәхеткә каршы, иртәнге якта буран тына төшә.
Чат башында машина көтеп торам. Тыз–быз үтеп йөриләр, тик ник берсе туктасын. Булмады, уңышсыз юлга чыкканмын, дип кайтып китәргә генә уйлаган идем, яныма чыжылдап бер машина килеп туктады.