Район ветераннар советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда оештыру мәсьләсе каралды. А.М. Җамалиев шәхси гаризасы нигезендә район ветераннар советы рәисе вазыйфасыннан азат ителде.
Арча район ветераннар советы рәисе итеп Габдрахманов Наил Газиз улы сайланды.
3 декабрьдә үткән район инвалидлар идарәсе оешмасының киңәйтелгән утырышында да район инвалидлар оешмасы идарәсе рәисе итеп Габдрахманов Наил Газиз улы сайланды.
Арчаның 3нче мәктәбе укучылары Л. Толстой исемендәге Казан филология университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән очрашты, бик күп мәгълүмат туплады. Алар республика күләмендәге олимпиадага ничек итеп әзерләнергә кирәклеген төшенделәр. Белемнәрен төрле күнегүләр, кагыйдәләр белән ныгыттылар.
13 декабрьдә “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә. Ярышта 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша.
Башлана сәгать 9да.
2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны салынган вакыттан 20 көннән дә соңга калмыйча керткән очракта, аның яртысын гына түләргә мөмкин. Әгәр административ штраф турындагы карарны үтәү аны чыгаручы тарафыннан чигерелгән булса, ул тулысынча түләнә. Әмма бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.1нче маддәсенең 1.1нче бүлеге, 12.8нче маддәсе, 12.9нчы маддәсенең 6 һәм 7нче бүлекләре, 12.12нче маддәсенең 3нче бүлеге, 12.15нче маддәсенең 5нче бүлеге, 12.16нчы маддәсенең 3.1нче бүлеге, 12.24, 12.26нчы маддәләре, 12.27нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган административ хокук бозуларга кагылмый. Һәм 3.5нче маддәнең 2нче бүлеге нигезендә административ штрафның күләме 500 сумнан да ким булмый (32.2нче маддәнең 1.3нче бүлегендә каралган очрактан тыш). Бу хакта безгә Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте.
Һәркем әдәби әсәрләрдә үз эзләгәнен таба. Мин Мөхәммәт Мәһдиев китапларын еш кулга алам, шунысы гаҗәп, алар инде ничә тапкыр укылган, әмма һич тә туйдырмыйлар.
Аның апасы редакциягә мөрәҗәгать итте, сеңлесе берәүгә акча биреп торган, әмма ала алмыйча интегә икән. Әлеге эш район судында каралган. Бирәчәк хезмәт хакыннан тотып калыначак. Суд приставлары район судыннан килгән башкару документы нигезендә акчаны эзләп алу эшен башлап җибәргән.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина барыбызны да елатты.
– Ана баласын фәрештәдәй сакларга тиеш, ул аны кирәкмәс бер нәрсә кебек ташларга, багудан баш тартырга тиеш түгел, – дип бик дулкынланып сөйләде ул.
Быел җәй яңгырлы килде. Аның шундый булуына көенсәк тә, бакчадагы уңышларны җыя башлагач, фикерләр үзгәрде. Яшелчәләр уңып кына калмады, бакчаларда актарына торгач, бик зурлары да килеп чыкты. Кемнеңдер кабагы 50 килограммга якынайган, икенчесе “бала башы кадәрле” помидор үстергән, бәрәңгеләре бер килограммнан артып киткән...
Арчада моңарчы күрелмәгән яңалык булды. Бассейнда шөгыльләнүче яшүсмерләр белән районның җыелма командасының су тубы (поло) ярышы үткәрелде
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 28 ноябрьдә Мөрәле авылында яшәүче Маһисәрвәр Рәхимҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.