ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

1 декабрь — Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең туган көне. Шушы уңайдан ил буенча партиядән сайланган депутатлар көне буе халыкны кабул итте

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе белән берлектә Россия Конституциясе көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Мин җиңүчеләр илендә яшим!” дигән рәсем конкурсы оештыра.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан Мәдәният йортында оештырылган концерттан зур дулкынлану белән чыктым. Хәер, мин генә түгел, кем белән сөйләшсәм дә, ярый килгәнмен әле, бик шәп концерт булды, елап та, җырлап та утырдым, дип әйтүчеләр бар иде.

“Арча КСМ”ы ширкәтендә Арча муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советының күчмә утырышы булды.

Якташыбыз Раил Бакыев “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион бәйгесендә җиңү яулады (укытучысы Гүзәл Минхәерова). Раил өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 29 ноябрьдә булган гала-концертта ул да чыгыш ясады.

“Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында үткәрелгән шашка буенча район беренчелеге ярышларында “Мәр- җани–Ашытбаш” бүлекчәсе командасы өчен чыгыш ясаган Ашытбаш урта мәктәбе укучылары – беренче, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты өчен чыгыш ясап, Ашытбаш урта мәктәбенең икенче командасы икенче урынны алды.

Апаз мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Миннебаева Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкиленең Арча районы буенча җәмәгать ярдәмчесе булган. Ул моңа бәйгедә катнашкан 472 бала арасында җиңү яулап ирешкән. Бу хакта безгә мәктәпнең педагог-оештыручысы Римма Ибраһимова хәбәр итте.

Алексеевскида 2002–2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Арча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Җәүдәт Хәсәнов җитәкчелегендәге кызлар командасы өченче урынны яулады.

Бакчабызда сөекле әниләргә багышлап “Әнкәй — җирдә иң зур кеше” дигән кичә–бәйге булды.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елнын 28 ноябрендэ Казан шэхэрендэ « Алтын лира» I Ботендонья  балалар хэм яшьусмерлэр фестиваль –конкурс булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International