ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елнын 25 ноябрендэ Казан шәһәренең Татарстан Халыклар дуслыгы йортында « Куркәм гаилэ – 2015» республикакүләм бәйгесенен финалы булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ,Харисовлар гаиләсе, уңышлы чыгыш ясадылар.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елнын 24 ноябрендэ Казан шэхэрендэ В. Спиваков хэйрия фондынын «Мэскэу дусларын жыя» исемендэге халыкара фестивальнен сайлап алу туры булып узды

2015 елнын 21 ноябрендэ Зеленодольск шэхэрендэ « Йолдызлы карусель» II Ботенроссия балалар хэм усмерлэр  бэйгесендэ  Арча сэнгать мэктэбе укучысы Нусратов Камиль ( укытучысы Алеева М.Т.) I дэрэжэ дипломант исеменэ лаек булды.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

1 декабрьдә сәгать 10да район хакимияте бинасында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкил Г.Л.Удачина гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3-13-81

Арча үзәк китапханәсендә «Иң яраткан, иң кадерле әнием» дип исемләнгән кичә булды


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

“Северный” хуҗалыгы фермаларында һәрвакыт тәртип. Һәр кеше үз эшендә. Илдус фермасы мөдире Илдар Хәйретдинов белән силос чокыры янында очраштык. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга өйрәнгән ул. Бу хезмәтендә 19 ел, шуның 11 елы Шекә фермасында үткән.

Әниләр көне уңаеннан мәкаләне язасы көнем иртәдән үк күңелле башланды.

Малайларны Арчаның 10нчы бакчасына илткәч, балаларның шкаф ишегендәге үзебезнең сүрәтләрне күргәч, рәхәтләнеп көлештек. Ә балалар: “Әни мин сине, әнә, ничек матур итеп ясадым!” – дип сөенеште. Безгә озын куллы, нәзек аяклы, әрекмән колаклы, кишер борынлы, шакмак күзле, зур авызлы, тузган чәчле әниләр карап тора иде... Бу безгә зур бүләк булды! Рәхмәт.

Тышта буран улый. Ачы суык җил эчкә кадәр үтеп керә. Менә шундый кыш тиздән, бик тиздән дилбегәне үз кулына аласын белдергән көннәрнең берсендә 9нчы “Шатлык” балалар бакчасында җәйдәй җылы, ямьле, матур бәйрәм булды. Бу көнне биредә “Каз өмәсе” үткәрелде.

1 декабрьдә сәгать 10да район хакимияте бинасында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкил Г.Л.Удачина гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–13–81.

Янгыннарның еш кына имин булмаган гаиләләрдә чыгуын исәпкә алып, профилактик максатта аларга рейд үткәрелде. Анда Арча районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйлмуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина, халыкны социаль яклау бүлеге белгече Рәсимә Дәүләтшина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International