Соңгы атнада районда авыр җинаятьләр эшләнүе турында хәбәрләр ишетелде. Яңа Иябашта 26 яшьлек бер ир–ат бергә яшәгән 28 яшьлек хатынга пычак белән кадаган. Шулай ук Иске Чүриледә сугышканнар, атыш та булган, зыян күрүчене хәзер яшерен рәвештә бер табиб дәвалый икән, дигән сүзләр дә чыкты. Шушы хәбәрләргә аңлатма бирүен сорап без полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәнил Гайнетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе була.
“Сәламәтлек маршруты” дигән сәламәт яшәү республика фестивале булып узды. Анда Ташкичү мәктәбе укучылары катнашты. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында үткәрелгән баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды.
Анда Татарстан районнары, шул исәптән арчалылар да катнашты. Арча сәнгать мәктәбеннән җыр номинациясендә укытучылардан Валентина Вәлиуллина – беренче, Данис Мөхәммәдиев икенче лауреат исемен алды
Һава торышының тотрыксыз булуы аварияләр санын тагын да арттыра. Күбесендә җәяүлеләр үзләре гаеп- ле. Кичләрен, яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри булса да, күбесе бу кагыйдәне үтәми.
Ел да көзге-кышкы чорда Татарстанда елгаларда уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.
Стенада эленеп торган мылтык та елга бер тапкыр ата, диләр. Эленеп тормаганын әйткән дә юк инде.
Урта Атыда яшәүче Әлфия апа безнең килүебезгә бигрәк тә шат булды.
Галләмова Әлфия Заһри кызы 1930 елның 20 декаб- рендә Урта Аты авылында дөньяга килә. Түбән Аты авылы мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлаганнан соң, 44 ел буе “Кызыл йолдыз” дип исемләнгән артельдә хезмәт куя. “Әнинең энесе Габдуллаҗан абыйны, бераз соңрак әтиебезне сугышка озатуыбызны яхшы хәтерлим”, — ди ул. Һәм сөйләвен дәвам итте.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча республикада бик әйбәт программалар гамәлдә.
Районда әти-әниләр арасында балаларына прививка ясатудан баш тартучылар һәм хәтта, үз хокукларын яклап, район прокуратурасына мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу безнең җирлеккә генә хас күренеш түгел, ул республика, ил, дөньякүләм әһәмияткә ия.