ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Үзешчән халык театры коллективларының “Идел-Йорт” төбәкара фестивале ахырына якынлаша. Башта 116 коллектив арасыннан – 45, аннан 17 иң яхшысын сайлап алганнар иде.

20 ноябрьдә “Казан арты” тарих–этнография музееның актлар залында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Аны комиссия рәисе Кирилл Пономарев алып барды.

26 ноябрьдә сәгать 10да “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге бинасы, 11 кабинет) гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.

Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров 26 ноябрьдә Арча районы хакимияте бинасында, 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр, тирә–як мохитне сак-лау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча районда һәм шәһәрдә яшәүчеләрне кабул итә.

22 ноябрьдә Арчада пычрак суларны чистарту корылмасы турысыннан узып, Казан–Малмыж юлына чыга торган чатта юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше зыян күрде.

Арча район суды 18 ноябрьдә җинаять–башкару инспекциясе соравы буенча Алмаз Шакировка карата кулланылган шартлы хөкем карарын юкка чыгарды.

Узган ял көннәрендә күз ачкысыз бураннар булып алды. Мондый чакта хәвеф–хәтәрсез генә үтсә иде, дисең. Күпербаш, Чөмә-Елга авылларында ут бетеп торды, суыткычлардагы әйберләр эреп бетте, дип шалтыраттылар.

23 ноябрьдә киләсе елның район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Аны район Советының бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков алып барды. Финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев бюджетның төп күрсәткечләре белән таныштырды.

Аучылык инспекторлары Яңа Чүриле басуында ике эт ияртеп мылтык күтәреп йөргән кешене тоткарладылар һәм шаккаттылар. Шушы авылда яшәүче О. “бер кочак” тәртип бозучы булып чыкты. Бердән, аның ауга рөхсәт кәгазе юк, икенчедән бу зонада быел куянга ау ябык. Өченчедән, мылтыгы теркәлмәгән. Дүртенчедән, кече калибрлы винтовка белән ауга йөрү бөтенләй тыела.

Казанда “Viva mysik” VII Халыкара музыка бәйгесе булды. Арча сәнгать мәктәбеннән Вадим Кузнецов (укытучысы М.Алеева) гитарада өченче урынны алган, Рузилә Нигъмәтҗанова фортепьянода (укытучысы К.Галеева) уйнап Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International