“Без Пенсия фондыннан”, – дип үзләре белән таныштырып, фатирларга, өйләргә кереп, документлар карап йөрүчеләр бар.
19-20 ноябрьдә Казанда “Ливадия” шифаханәсендә Татарстан Республикасы эшче һәм укучы яшьләренең үзешчән сәнгать 11нче республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләренең Арча райкомы актив катнашты
Сикертәндә әле күптән түгел генә ачылган мәдәни үзәк директорсыз калган.
— Кеше табып булмый, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина
Татар теле укытучылары түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләшкәндә Ирландия язучысы, философ Бернард Шоуның гыйбрәтле сүзләрен искә төшерделәр: “Хәзер без коштай очарга, балыктай йөзәргә өйрәндек. Безгә нибары бернәрсә: җирдә кешечә яшәргә өйрәнү җитми”. Федераль стандартлар буенча белем бирү турында сөйләшкәндә бу гыйбрәтле сүзләрне искә алу очраклы түгел иде.
Армия сафларына алынучы егетләрне зурлап, әти–әниләре белән бергә очрашуларга чакырып озату күңелле генә традициягә әйләнеп бара. Әмма бу юлы аңа да үзгәреш кертергә булдылар.
Элек кенә түгел, хәзер дә гармунчы – кичәләрнең йөзек кашы. Концертларда гармун тавышы яңгыраса, аңа шунда ук моң өстәлә, матурланып китә, бәйрәм төсе керә. Тик хәзер кулларына гармун алучылар саны гына кимеде. Әмма бетмәде.
Арча үзәк мәчетендә мөгаллим–мөгаллимәләр, имамнар өчен ике көнлек семинар булды. Беренче көнне Диния нәзарәтеннән укыту эшләре мөдире Айдар Карибуллин, Мөхәммәдия мәдрәсәсе укытучысы Камил хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Бу көнне ялган юнәлешләр, төрле басымнар, фиркаләр (секталар) турында сүз алып барылды.
Район үзәк китапханәсенең уку залына начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр җәмгыяте әгъзалары хисап-сайлау конференциясенә җыелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Комиссия эшендә наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе баш эксперты Марина Фирсова катнашты
Район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 36 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче” ширкәтендә — 57, “Кырлайда” — 45, “Мәрҗани”дә 42 центнер.