ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Әңгәмәдәшебез – районара йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Ринат Хәстиев

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасыр тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республика районнарында “Китап бәйрәме” дип аталган әдәби-мәдәни чаралар үткәрә.

26 октябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы икенче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, Арча район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

“Арча” спорт комплексы бассейны районыбыз төзелүгә 85 ел тулу хөрмәтенә 1 ноябрьдән керү бәяләрен арзанайтты.

“Лизинг–грант” программасы буенча техника һәм җиһазлар алырга теләүчеләр дәүләт ярдәме алу өчен 26 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлегенә (тел.: 3–13–66) мөрәҗәгать итә алалар.

Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, районда ташламадан файдаланучы 8519 кешенең 6117се, ягъни 71,8 проценты социаль җыелмадан баш тарткан. Дарудан бушка файдалануга караганда акчасын алуны отышлырак күрә алар.

Балаларда гына түгел, олыларда да бу еш күзәтелә. Табиб Алсу Кузнецова йөткерүгә җиңел карамаска, үзлегеңнән дәваланмаска киңәш итә. Йөткерү артында хәтта үпкә ялкынсынуы күзәтелергә мөмкин. Мондый очраклар бар. Йөткерә башлауга кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Арча район суды 2015 елның 7 октябрендә Марат Кадыйровның җинаять эшен карады.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, 2016 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” газета–журналларына язылу буенча почта бүлекчәләре, хат ташучылар арасында бәйге игълан итә

Утырышта “Хокук саклау органнары белән куркынычлар турында үзвакытында мәгълүмат алмашуны тәэмин итү, гражданнарның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәл очрагында аларның хәрәкәтләрен аңлату буенча өстәмә чаралар кабул итү турында”гы мәсьәлә каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International