ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Казан арты” тарих-этнография музее 3 ноябрьдә 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Арча районы осталарының иҗат эшләренә күргәзмә-сату оештыра. Бу кичтә районда яшәүчеләр үзләренең авторлык эшләрен күрсәтә алалар.

Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе пенсионерларга шуны хәбәр итә: Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан 4 ноябрьдә һәм 6 ноябрьдә почта эш графигын үзгәртә. Шул сәбәпле, пенсия өйләргә 3 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә китереләчәк.

29 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Бизнес һәм хөкүмәт: ачыктан–ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак.

Ни кызганыч, Мөхәммәт Мәһдиев тормыштан иртә китте. Исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде.

“Арча” спорт комплексында, район мәгариф идарәсе белән берлектә, 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә мини футбол ярышлары булды.
Укучылар сарае спорт залында “Арча” спорт комплексы һәм район мәгариф идарәсе 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә баскетбол ярышлары үткәрде.

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призына үткәрелгән авыл батырлары бәйгесе тәмамланды. Бу ярышлар быел егерменче тапкыр оештырылган. Анда 55 командадан 355 көрәшче чыгыш ясаган. Иң сөенечлесе – безнең арчалылар дүртенче урынны яулады.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
23 октябрь көнне  Арча район Мәдәният  йорты сәхнәсендә  “Гаилә һәм мәктәп” журналының Бөтенроссия  күләмендәге проекты – “Күркәм гаилә-2015” бәйгесенең район этабы булып узды.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
16 октябрь көнне  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары катнашты.  "Белем җәүһәрләре - 2015" Бөтендөнья бәйгесендә районыбыздан да укытучылар катнашты һәм җиңүгә ирештеләр
«Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 16 нчы октябрь көнне Төмән өлкәсеннән килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International