ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
– Яңа Кенәр коррекцион интернат мәктәбе өр-яңадан үзгәрде. Идән, түшәм, тәрәзәләр – бар да яңа. Авыллар гына түгел, хәтта шәһәр мәктәпләре дә көнләшерлек, – диделәр 1 сентябрь көнне Белем бәйрәменә килүчеләр.
Утар Аты мәктәбе дә ныклап төзекләндергәннән соң 1 сентябрь көнне үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы линейка укучылар һәм укытучылар өчен шунысы белән дә истәлекле булды.
Тиздән Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар була. Район сайлаучылары бу турыда нәрсә уйлый.

29
август, 2015 ел
шимбә
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

28
август, 2015 ел
җомга
Быел Арча районында дүрт яңа балалар бакчалары ачыла, алты мәктәп ныклап төзекләндерелде
26 августта үткән мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район җитәкчесе Илшат Нуриев тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр педагоглар башкарган эшнең бөтен җаваплылыгын ачып сала
Балтач районындагы Чепья авылы музеенда булып кайтканнан соң юньләп йоклый алган да юк, гел шуны уйлап ятам
“Татарстан” ширкәте районда беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне төгәлләде. Барысы 2 мең гектарда арыш чәчелде. Механизаторлар Габделфәрит Зыятдинов, Илдар Заһидуллинның чәчү комплекслары 1әр мең гектар чәчтеләр
2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарны үтәүгә күзәтчелек буенча идарәсе җитәкчесе Р.Ф. Шәйдуллин 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан район прокуратурасы бинасында торак–коммуналь хуҗалыгы, ветераннар, коррупциягә каршы тору, хезмәт, пенсия, торак турындагы һәм гражданнарның социаль хокукларын яклауга юнәлдерелгән башка законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–16–80.
2015 елның 13 июлендәге 246 номерлы Федераль закон белән “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International