Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
14
август, 2015 ел
җомга
Амнистия куллануның башлангыч йомгаклары
Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасының 2015 елның 24 апрелендәге “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле амнистия игълан итү турында”гы карары нигезендә, суд, тикшерү һәм сорау алу, шулай ук җинаять–башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте тарафыннан 2015 елның 1 августына амнистия беренче тапкыр зур булмаган (3 елга кадәр иректән мәхрүм итү) һәм уртача авырлыктагы (5 елга кадәр иректән мәхрүм итү) 77 кешегә карата кулланылды.
«Балам–багалмам» конкурсы җиңүчеләре
Майның 15еннән июньнең 30ына кадәр “Арча хәбәрләре” газетасы һәм arskmedia.com сайты 3 яшькә кадәрле балаларның фотосурәтләре арасында бәйге игълан иткән иде.
Арчаны парклар бизәячәк
Арчада күпме вакытлар яшәп, шәһәрнең Шәрыкъ өлешендәге паркта булганым юк иде әле. Дөресрәге, бүгенге көнгә кадәр ташландык булып торган паркта. Бер көнне шул якларга барып чыгарга туры килде. Аның зурлыгына, андагы матурлыкка исем–акылым китте.
13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә урман хуҗалыгы өлкәсендә халыкара фәнни-тикшеренү проектлары үткәрелә
Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет учреждениесе (ТатЛОС) белән берлектә, берничә ел дәвамында Тарандт урман мәктәбенең (Дрезденның техник университеты) галим-урман белгечләре белән ныклы хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Саксония урман белгечләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге аркасында “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” проектын тормышка ашыру карары барлыкка килде.
Проект нигезендә, катнаш (имәнле-юкәле) имән утыртмалары булдыру, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы югары продуктлы агачлар формалаштыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән агачларын комплекслы тикшерү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта урманчылыкта үткәреләчәк тикшеренүләр өчен имәнле-юкәле утыртма кишәрлекләрен сайлау эшләре башкарыла.
Яшел Үзәндә республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бүген Яшел Үзән механика көллияте базасында ресурс үзәк ачылу тантанасы да узды. Моннан тыш, секциядә катнашучылар П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатта булды, Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге Завод"ның укыту-методик үзәге эшчәнлеге белән танышты.
12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Читтән кайткан шикле була
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов кызыклы саннар бирде.
— Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек булуы турында иң төгәл исәп бездә, — диде ул. — Ни өченме? Безнең участок ветеринария табиблары һәр хуҗалыкта була, чөнки себер түләмәсенә каршы вакцина ясау мәҗбүри. Аны һәр терлеккә бушлай ясыйбыз. Менә шул вакытта алар терлекне дә санап бара инде.
Җиңүчеләр бүләк ала
10 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18607 гектары (35,3 проценты) суктырып алынды. “Татарстан”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 54–47 процент мәйданнарда җыйнап алынды.
Матурлык тудыра белгән җирдә
Агымдагы елның 8 августы Арча тарихына яңа сәхифә белән кереп калачак. Бу көнне Арчада тәүге тапкыр мөселман балалар Сабантуе узды.
Өйрәнүләр узачак
8 августта муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә “Центр—2015” стратегик команда-штаб өйрәнүләрендә катнашуга әзерлек мәсьәләсе каралды.
Кыр батырлары
“Кырлай” ширкәтеннән Нияз Сибаев һәм Расих Галимҗанов “СК-5 “Нива-Эффект” комбайннарында 3322 – 2287, “Арча” ширкәтеннән Азат Фәттахов “Акрос-530” комбайны белән 2365 центнер ашлык суктырды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз