ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
Бу − еллык планның 64 проценты

Республиканың муниципаль милке һәм җирләре белән идарә итүдән Татарстан бюджеты беренче ярты еллыкта 2 млрд 613 млн сумга арткан, бу еллык планның 64 проценты. Керемнең 45 процентын (якынча 1 млрд 174,6 млн сум) җир участокларын арендага бирү, 28 процентын (730,6 млн сум) җир участокларын сатудан кергән акчалар тәшкил итә. Быелгы керем, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 0,5 млрд сумга арткан.

Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасы Рөстәм Шәмиев хәбәр итте. Утырыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узды.

Керемнәрнең күп өлеше Казан шәһәренә туры килә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстан башкаласы республика бюджетына 431 милн сумга артыграк акча китергән.
Аларны җирнең кадастр кыйммәтеннән чыгып исәплиләр

Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга кимендә 10 мең сумга, вазыйфаи затларга 20 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумга төшәчәк.

Җирдән файдалану өлкәсендә хокук бозганнарны административ җаваплылыкка тартуның яңа тәртипләре быелның 20 мартыннан гамәлгә кергән.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин хәбәр итте.
Татарстан Франция һәм Бельгияне отып WordSkills Competition үткәрү хокукын алды. 2019 елда эшче һөнәрләр буенча чемпионат Казанда үтәчәк.
Быел республикада 11нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы белешмә белән генә чыккан. Арча районында узган ел андыйлар бишәү иде. — Бездә быел укучыларның барысы да аттестат алу бәхетенә иреште, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Бу безнең барыбыз өчен дә сөенечле вакыйга.
Арчада журналист, шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вазыйх Рәхимовка 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе узды
Матурлыкны күрә алу гына аз, тудыра белү дә кирәк. Ә аның өчен тырышлык кына җитми, бераз гына булса да хыялыйлык та сорала. Тирә – юньнәрен яшеллеккә күмгән, чәчәкләр патшалыгында утырган, төрле фигуралар ясап, үзенең әкияти дөньясын булдырган кешеләргә сокланам мин. Хезмәтеңне итсәң, көчеңне җәлләмәсәң, фантазияңне эшкә җиксәң генә мондый гүзәллек тудырып була.
“Туган ил кайдан башлана?” конкурсы нәтиҗәләре ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе белән берлектә «Туган ил кайдан башлана?» конкурсы үткәрде. Конкурста Ашытбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Булат Рәдис улы Хисамиев (укытучысы Рәсилә Хисамиева) җиңеп чыкты.
12 августта Сикертән мәдәни–спорт үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев шул җирлектә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуны Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина ачты. Ул җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде.
13 августка район хуҗалыкларында 22140 гектарда (42 процент) игеннәр җыйнап алынды.
11 августта Арча муниципаль районы икенче чакырылыш район Советының чираттагы илленче утырышы узды. Ул тарихка бу составтагы район Советының соңгы утырышы булып кереп калыр. Киләсе утырыш 13 сентябрь сайлауларыннан соң яңа составта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International