ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
Урта Сәрдә авылы клубында “Пар канатлар” кичәсе узды. Кичәгә кунак булып алтын туйларына кадәр килеп җиткән Надия һәм Ильяс Хөсәеновлар, гомерләренең 50 яшьлеген билгеләп үтүче парлар Резеда һәм Рафикъ Батталовлар, Гөлзия һәм Фердинанд Фәттаховлар, Эльмира һәм Фидаил Ганиевлар чакырылган иде.
28 июль көнне Яңа Кишет авылы Төркиядән килгән кунак- лар Ялкин әфәнде һәм Неслихан ханымны каршы алды. Кунаклар авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар белән очрашты. Онытылып барган уеннарыбызны барлау, яшь буынга җиткерү һәм киләчәккә илтү максатыннан оештырылган бу чарада гореф-гадәтләребез искә төшерелде. Очрашу һәркемнең күңеленә җылы тәэсирләре белән кереп калыр, дип хәбәр итте Яңа Кишет авылы китапханәчесе Надия Йосыпова.
1,8 августта Арча шәһәре башкарма комитеты хезмәт коллективларын үзләренә беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү өмәсендә катнашырга чакыра.
5 августта сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда РСФСРның атказанган төзүчесе, журналист, шагыйрь Вәзыйх Рәхимовка 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе була. Музей әдәбият, сәнгать сөючеләрне көтеп кала.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсе методисты Галимуллина Гәүһәрия Гомәр кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районда яңа урак өстен “Татарстан” һәм “Арча” ширкәтләре башлап җибәрде. “Татарстан” ширкәте комбайнчысы Фәнил Зыятдинов белән “Арча” ширкәтеннән Азат Фәттахов иң беренче булып урып-җыюга керешкәннәре өчен район җитәкчесенең махсус бүләкләренә лаек булдылар.
— Иң мөһиме — вакытның кадерен белеп, югалтуларга юл куймаска инде, — диде муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев “Татарстан” ширкәтендә булганда. — Әйбәт уңыш үстергәнсез, исән–имин җыйнап алыр-га язсын!
Иске Чүриле авылы янындагы басуның гектарыннан уртача 40 центнердан ким чыкмас, дип исәплиләр. Дөрес, төрле басулар бар, әмма уңыш белән хәлләр начар түгел.
— Арыш урагына һәр хуҗалыкта керешергә вакыт, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Бүгенге көнне яңгырлар башланса, сагынып искә алырга калмасын.
Якындагы ун елда Казанның “Ак Барс” хоккей командасында үзебезнең уенчылар гына уйнарга тиеш!
— Республика җитәкчелеге тарафыннан безнең алга шундый бурыч куелды, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев быел Арчаның 5нче гимназиясенә беренче сыйныфка керәчәк балаларның әти-әниләре белән очрашуда. — Без дә быел шушы юнәлештә эш башлап җибәрәбез, гимназия базасында хоккей сыйныфлары ачыла. Балаларны өйрәтер өчен ике тренер алдык.
Балалар — безнең киләчәгебез. Без алар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакбыз. Алар төпле белем алып, сәламәт булып үсәргә тиеш. Билгеле, бөтен кеше дә “Ак Барс” командасында уйный да алмас, әмма спорт белән шөгыльләнгән бала начар юлга басмас. Шулай да, без киләчәктә Арча районыннан да танылган спортчылар чыгар дип өметләнәбез.
Гимназия директоры Фатих Хәкимуллин, аның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре хоккей сыйныфларын оештыру тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, күп санлы сорауларга җавап бирделәр.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә Арчаның Борһанов урамында истәлекле бәйрәм үткәрде.
Бәйрәмгә Арча районында 15 ел район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Тимерхан Борһановның тормыш иптәше Асия ханым һәм улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов кайтты. Хәтер бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Исән булса, Тимерхан Борһановка 11 июльдә 90 яшь тулган булыр иде.
Бәйрәмдә халык күп иде. Ак яулыкларын бөркәнгән апа-әбиләр дә, чәчләренә ак бәс кунган агалар да чордашларын искә алырга җыелды. Сөбханалла, гади хезмәт юлы үткән Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовлар парлап килгәннәр, заманында Асия ханым (шәфкать туташы) белән эшләгән табиблар Венера Һадиевна, Рәисә Гыйләҗиевна да биредә иде. Бар да таныш йөзләр...
Халыкара Шахмат көне уңаеннан районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат ярышы уздырылды.
Ярыш алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев чыгыш ясады.
Ярышта район шахматчыларыннан тыш, Казан, Мари Иле, Әтнә, Балтач, Биектау Һәм Кукмара районнарыннан да төрле яшьтәге балалар, ирләр һәм хатын-кызлар катнашты. Иң яшь уенчыга 8 яшь, иң өлкәненә 79 яшь иде.
1 урынны Кукмарадан Айнур Җиһаншин, 2 урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов, 3 урынны Биектаудан Һарун Нуриев, 4 урынны Арчадан Ленар Вахитов, 5 урынны Казаннан Илгиз Баһаветдинов, 6 урынны Арчадан Марсель Хәлилов алды.
Район социаль яклау бүлегеннән күңелле хәбәр керде: “Мәрхәмәтлек” үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңеп чыкты.
Мондый бәйге республикада 5нче тапкыр үткәрелә.
– Конкурста беренче тапкыр катнаштым, – дип сөйли Нурсөя ханым. – Башкарылган эшләр турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килде. Альбом, ви- деороликлар эшләдем.
Әйе, эшләгәнне күрсәтә дә белергә кирәк шул. Хезмәтләре җиңел түгел. Имин булмаган гаиләләр, аз керемлеләр, күп балалылар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр – йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган көндәлек эш бу. Мондый хезмәтне яратып буламы икән?! Шушы ук сорауны Нурсөя ханымның үзенә дә бирдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International