ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
21 июльгә район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 15,55 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә 26-24 центнер.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Яфасович Вафин 31 июльдә Пенсия фондының Арча районындагы идарәсендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр пенсия түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Идарәнең адресы: Арча шәһәре, Комсомол урамы, 4нче йорт.
Теләүчеләр 27 июльдән дә соңга калмыйча (84366) 3–03–79 телефоны буенча языла алалар.
Арчаның 2нче балалар бакчасы, “Рус һәм татар телләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы” конкурсында катнашып, 1 млн. сум грант отты. Бакча мөдире Фәния Шакирова: “Без бу акчаны ремонтка, җиһазлар, уенчыклар сатып алырга тотачакбыз”, — диде.
Яңа Кырлайда туып–үскән эшмәкәр Камил Насретдинов туган авылына игелекләр эшләп тора. Быел ул кое казытып мәчетне сулы итте. Үзе белән ике кеше алып кайтып зиратның коймасын яңартырга кереште. Рамазан аенда тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар ашы уздырды.
Авыл халкы Камилнең әти–әнисен дә сагынып искә ала. Зариф абый белән Рәисә апа абруйлы, гадел кешеләр иде.
Дәүләт органнарында һәм район идарәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “АСПК” акционерлык җәмгыятенең инженер-төзүчесе Яруллин Равил Нурулла улы, җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан башкарма комитетның опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Яруллина Рафия Гомәр кызы, банк хезмәте күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Ак барс” банк ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы өлкән белгече Гаянова Роза Әмин кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Быел Арчада 4 яңа балалар бакчасы ачылачак
9 июльдә файдалануга тапшырылган 36 фатирлы йорт Арчаның Максим Горький урамында урнашкан. Өч подъездлы зур йортны “Арча МСОсы” ширкәте төзегән. Узган ел шушы вакытларда нигезе генә салынып ятучы йорт бүген инде хуҗаларын кабул итте.
Су буенда балыкчы. Иртәнге 5 тулганчы су буена балыкка төшеп утыручыларга һәм сәгатьләр буе калкавычка текәлеп утыручыларның сабырлыгына кемдер сокланып, кемдер сәер санап, ә кайберәүләр, бигрәк тә вакыты булмаучылар, кызыгып та куя.
Печмәнтау авылыннан Гафифәбану Шакирҗановага 90 яшь тулды. “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова, район социаль яклау бүлеге белгече Резедә Галиуллина юбилярны котлап, Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләкләр белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килде.
2015 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходының Идел елгасында су төбенә киткәненә 4 ел булды. Һәлакәттә 122 кешенең (28е балалар) гомере өзелде. 79 кешене коткардылар. Коточкыч фаҗигадә Арча районыннан 2 бала батып үлде, 5 бала әти-әнисез дөм ятим калды. Барысы 10 кеше һәлак булды. 6сы исән калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International