ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Беркөн Яңасаладан Минзилә Галимуллина шалтыратты. “Сугышта хәбәрсез югалган бер туганым турында мәгълүматлар табуда ярдәм итүен сорап Яңа Кенәрдә яшәүче Зөлфәр Баязитовка мөрәҗәгать иткән идем, икенче туганым турында белдем. Бик зур рәхмәт аңа.
Җомга көнне, 17 июльдә, Арчаның Шәрык мәчетендә иртәнге намаз 1 сәгать 50 минутта, Гает намазы иртәнге сәгать 6 да укыла.
“Ватан” ширкәте төп оештыручы булган, Зәкиев ширкәте үзе үстергән яшелчәдән өлеш чыгарган
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт йортында Премьер–министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны кимүе турында борчылып сөйләде. Беренче яртыеллыкта сөтлебикәләр 6 мең башка азайган.
2015 елның 7 июлендә Арча районы халык суды Илнар Минһаҗевка авыр җинаять ясаган өчен шартлы рәвештә бирелгән хөкем карарын юкка чыгару турындагы мәсьәләне карады
19 июльдә Укучылар сараенда Шахмат көне уңаеннан районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат ярышы үткәрелә
15 июльдә районыбыз халкына, бигрәк тә укытучыларга яхшы таныш, Урта Курса авылында туган Бакиров Рөстәм Хәбибулла улына 80 яшь тула. Ул мәгърифәтче, язучы Госман Бакировның абыйсы Хәбибулла абыйның улы. Урта Курса һәм Югары Курса авылларында яшәгән Бакировлар гаиләсеннән 30лап укытучы билгеле, алар барысы да белемгә омтылган. Укытучы хезмәте Бакировлар нәселендә буыннан-буынга күчә, гаилә һөнәренә әйләнә, бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларга белем бирүче туганнары бик күп.

10
июль, 2015 ел
җомга
4 июльдә “Бердәм Россия”нең төбәк бүлекчәсе конференциясендә партия Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты постына кандидат итеп күрсәтте. Республика Лидеры кандидатурасы өчен делегатларның 99 проценты тавыш бирде.
9 июльдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт ага Сәфәровка 90 яшь тулды. Күз тимәсен, бүген дә, егетләр кебек дисәң, арттырасың диярләр, бик актив, хәрәкәтчән, кызыклы әңгәмәдәш ул.
8 июльдә Арчада гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне зурлап билгеләп үтелде. ЗАГС идарәсенең тантаналар залына районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләре җыелды. Аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов та килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International