Казанбаш авылында яшәүче Зәйнәп Вәлиевага 15 майда 95 яшь тулды. Бу көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның котлавын, бүләк тапшырды.