ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Сугыш башланганда Колачы авылыннан Зөлфирә Камалиевага 4 кенә яшь була. Әтиләре Гыйният Мозаффаровны сугышка озатуларын яхшы хәтерли. Әниләре Маһинур берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп (кечкенәсенә 1 генә яшь), калган өчесен ияртеп, авылның аргы ягына озатырга менә.
Сугыш беткән көн аның хәтерендә бүген дә аермачык саклана. Онытылырлык та түгел шул, бу көнне аның мәктәп коллективы белән күрше авылларга кадәр барып, көне буе быргы кычкыртып йөри торгач, авызы ару гына түгел, авырта да башлый. “Шуннан соң атна буе авызга ризык каба алмадым, бик истә калды ул көн”, – дип сөйли 1945 елда Җиңү көненнән соң 4 көн узгач 10 яшен тутырган Әмир.
20 майда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның үз хәбәрчеләре белән очрашты.
23 майдан 30 майга кадәр кичке сәгать 5тән Арча шәһәрендә гүзәл бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. Әйдәгез әле, милли бәйрәмебез Сабантуй рухы алып килүчеләрне ачык йөз, тәмле тел, матур бүләкләр белән каршы алыйк!
Кайчандыр тормыш юлын гомергә бергә үтәргә телдән дә, язмача да вәгъдә биргән парлар бу юлы ЗАГС бинасына мәхәббәт җимешләре – балалары белән килгән иде. Аларга биредә тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырылды.
Прокуратура тикшерүләре ачыклаганча, районның кайбер мәктәпләрендә террорга каршы куркынычсызлык чаралары эшләнмәгән.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге 21 майда Арча шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрде.
18 майда Арча почта бүлекчәсендә әбүнәче көне үткәрелде. Һәрвакыттагыча чын бәйрәм төсен алды ул. Газета–журналларга язылырга теләүчеләрне биредә төрле кызыклы сюрпризлар көтте.
15 апрельдән 30 июньгә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖ үзенең газета–журналларына язылган әбүнәчеләре арасында бәйге игълан итә. 2015 елның 2 яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” карамагында булган журнал һәм газеталарга иң күп язылган әбүнәчене төп бүләк — iPad көтә.
24 майда “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында ярыш үткәрелә. Башлана сәгать 9да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International