ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә генә “Арча ягы зыялылары” дигән китап табадан төште. Китапның авторы — районда күренекле шәхес Ринат Фазлыйәхмәтов
12 майда Иске Чүриле чиркәвенә Казан дәүләт федераль университетының фәнни хезмәткәре Екатерина Макарова кайтып, андагы кеше сөякләрен карады
Җәйге каникулда юлларда балалар юл–транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында “Игътибар–балалар!” акциясе игълан ителә

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Шуңа хәтерне яңартып тору кирәк. 8 майда Шекә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев мондый һәйкәлләрне һәр авылда куячакбыз, диде.
— Һәр авылның үз кешеләре ил азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында ятып калган. Алар берсе дә онытылырга тиеш түгел, — диде ул.
Әлеге һәйкәлне төзүгә шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов зур өлеш керткән, “Северный” ширкәте булышлык күрсәткән. Район җитәкчесе аларга зур рәхмәтен белдерде. Авылда бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Хәбир Кәримовның үз башыннан кичкәннәре турында сөйләгәнен һәркем зур игътибар белән тыңлады.
Шушмабаш урта мәктәбе укучылары, байраклар күтәреп, барабан кагып авыл урамнары буйлап үтте. Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән әбиләр, бабайларның аларны күргәч, күзләре яшьләнде.
Иске Кенәр авылыннан 150ләп кеше сугышка киткән. 74е кире кайтмаган. Мәктәп бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Чит җирләрдә ятып калган каһарманнарга дога укып ачылды ул. Тантанада һәйкәлне ачуда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты.
Һәйкәлдә мәңгеләштерелгән исемлекне барлыйм. Бер төрле фамилия- дәгеләрне блокнотыма язып алам. Абдуллин Габделфәт, Мәннәф, Мәхмүт, Рәфкать. Батыршин Фәтх- рахман, Хайбрахман, Хәлил, Зәкәрия. Габдрахманов Азат, Фәтхрахман, Габдуллаҗан, Әхәт. Ситдыйков Абдулла, Вәдүт, Вәзих, Шамил. Галиев Әвхәдулла, Таһир, Тәкый. Сафиуллин Газиз, Гыйләҗи, Нурислам һ.б. Бер фамилиядәге 4әр, 3әр кеше әрәм булган. Бер гаиләдәнме алар, туганнармы? Шул сорауга җавап табарга тырыштым. Кызганыч, авылда сугыш ветераннары калмаган. 1927 елгы Нәбиулла Яруллин Батыршиннарны, Галиевларны, Ситдыйковларны бертуганнар дип, әйтә алды. Нәбиулла абыйның хәтере ялгышмаса, өй тулы улларын сугышка озаткан ана йөрәге ничек түзде икән?!
11–12 майда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә уҗымнар матур гына күтәрелеп килә. “Гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селит- расы белән тукландырдык”, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов.
Кайгы сорап килми, диләр. Ул ялга да, бәйрәмгә дә карамый. 8 майда Ашытбашта чыккан янгын моны тагын бер кат раслады. Янгында өч хуҗалык тулысынча янып бетте, дүртенчесе каралты-курасыз калды.
9 майда район җитәкчесе Илшат Нуриев янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда махсус янгынга каршы режим вакытында ачык һавада учак ягуны тыю, авылларда су алу урыннары булдыру, тыкрыкларда законсыз төзелгән корылмаларны алдыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата катгый чаралар күрү турында сүз барды. Илшат Габделфәртович киңәшмәдә катнашкан оешма җитәкчеләренә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
14 майда ТР Юстиция министрлыгы министрлыклар, төрле ведомство һәм оешма белгечләре катнашында гражданнарны кабул итү оештыра.
Кабул итү Урта Курса мәдәният йортында (Яшьләр урамы, 13нче йорт) иртәнге 10нан 12 гә кадәр, Сикертәндә күпфункцияле үзәктә (Үзәк урам, 14нче йорт) көндезге 1дән 3кә кадәр барачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-15-33, 3-10-44
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге тарафыннан торак–коммуналь проблемаларны чишүдә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Төп юнәлешләре – кайнар линия, гомуми сораулар, шулай ук юридик темалар буенча консультацияләр.
Районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте директоры Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы, районда сәүдә һәм эшмәкәрлекне үстерүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан “Тайд–Фойл” фирмасы ширкәте директоры Закиров Айдар Әхмәд улы, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең методик–библиография бүлеге мөдире Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы, намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте мастер–завхозы Хәбибуллин Радик Абдерәшит улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International