Казандагы “Адмирал” базары януы, андагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Үз башына төшкәннәр моны аерата авыр кичерде. Ерак барасы юк, моннан 8–9 ел элек безнең Арчада да азык–төлек һәм кием–салым базарлары янды.
— Гомер онытасым юк, — дип сөйли азык–төлек базарында элек эшләгән Диләрә ханым. — 2007 елның 7 марты иде ул. Кичтән азык–төлекне алып кайтып тутырган гына идек. Ул вакытта базарның гөрләп эшләгән вакыты. Кеше күп йөри. Бикләп кайтып кына киттек, базар яна дип хәбәр иттеләр. Суыткыч белән туңдыргычны алып, кредитны түләп бетереп җиңел сулап куйган гына вакыт иде. Бар да әрәм булды. “Адмирал” яна дигәч, планшеттан карап еладым...