21 февральдә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер төркем ветераннар белән очрашу булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Ветераннар арасында Мөндештән Канәфи Гарипов та бар иде.
Бөек Ватан сугышында Арча районыннан дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Әлеге исемгә тәкъдим ителеп тә, ни сәбәпледер бирелми калган берничә якташыбыз бар.