ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3 йорт адресы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин 30 гыйнварда гражданнарны кабул итә. Кабул итү турында мәгълүматларны 8(84366) 3–02–63, 89272493555 телефоннары буенча алырга мөмкин.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 2015 елның 20 мартында “Сәлам фронттан!” дигән бәйге үткәрелә
2015 елның 1 февраленнән икенче яртыеллыкка “Арча хәбәрләре” газетасына беренче яртыеллыктагы бәяләр белән язылу башлана. Аерым кешеләр өчен — 438, хезмәт коллективларына 480 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә языла аласыз.
Әңгәмәдәшебез Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов.
Яңа елны каршыларга берничә көн кала Арча кызлары Эльвира Гиниатуллина һәм Диана Кадыйрова “Орленок” лагереннан кайтып төште.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 елның 15 декабреннән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең (алга таба ТҖҮ) социаль проектлары бәйгесе игълан ителгән иде. Максаты — халыкның мөмкинлекләре чикләнгән төркеме өчен Яңа ел бәйрәме үткәрү.
21 гыйнварда районның Иҗтимагый советы әгъзалары Урта Аты авыл җирлегендәге социаль объектларның эшчәнлеге белән таныштылар, халыкның көнкүреше, яшәеше белән кызыксындылар, шәхси эшмәкәрләр янында булдылар.
Хөрмәтле газета укучылар, “Хат юлга чакырды” рубрикасын җанландырып җибәрәбез. Һәркем үзен борчыган мәсьәләләр турында район газетасына яза ала. Без аларны урыннарга барып өйрәнербез, сезнең ярдәм һәм тиешле органнар белән бергәләп катлаулы хәлдән чыгу юлларын, проблемаларны чишү юнәлешләрен табарга тырышырбыз
Заманында агроном, комсомол райкомының беренче секретаре, партия райкомы секретаре, колхоз рәисе, предприятиеләр җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә билгеле эшмәкәр Марсель Хәлилов шахматны бик ярата, әйбәт уйный.
Озын гомер биргән очракта һәр туар таңны үз аягыңда каршы алырга язсын, диләр өлкәннәр. Чыннан да, сәламәтлегең булганда, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың кадерләп, кайгыртып торганда нигә яшәмәскә? Ходай биргән гомернең кадерен белеп, һәр туган көнгә сөенергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International