ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Бу араларда бөтен юллар Арчага илтә, дип әйтерлек вакыйгалар булып тора

15 ноябрьдә районыбызда “Терлекчелектә цифрлы технологияләрне кертү“ дигән темага Гомумроссия семинары үтте. Беренче тукталыш – “Яңарыш“ ширкәтендә.

Арча ягын хаклы рәвештә Казан артының мәркәзе диләр

13 ноябрьдә Арчага Бөтенроссия Туган тел форумында катнашучы 400 делегат килде. Алар икегә бүленеп Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбендә һәм “Арчабаш“ бистәсендә яңа ачылган лицейда булдылар.

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин кебек шәхеснең бүген арабызда булмавына ышанасы килми

Апаз авылында аны искә алу көнендә катнашкан гаиләсе, авылдашлары, элек бергә эшләгән  хезмәттәшләре һәм башка бик күпләр шулай диде. Әле аның планнары зурдан иде, аларны тормышка ашырып бетерергә өлгермәде, диделәр.

Ярый әле хәтер сагында торучы музейларыбыз бар. Яңа Кырлайдагы  Г.Тукай музей-комплексында  “Безнең мирас“ дип аталган күргәзмәне карагач  кү ңелләрдә бик күп хатирәләр яңарды.

Узган атнада Арчадан тагын 16 егетне армия сафларында хезмәт итәргә озаттык

Алдагы көнне хәрби комиссариатта алар белән очрашу булды. Анда егетләрнең әти-әниләре дә катнашты.


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

«Адым» проекты Арча районы яшьләренең вакытларын рациональ үткәрүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Район үзәк китапханәсендә “Милли мәдәният – саекмас чишмә” районкүләм иҗади бәйгенең йомгаклау тантанасы булды.

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

 

Айдар Баһавиев: “Бурычыбыз – җинаятьләрне ачу һәм тикшерү. Безгә ышаналар һәм без ул ышанычны акларга тиеш”

10 ноябрь – хокук тәртибе сагында торучылар – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.   

Арча районы үзәк хастаханәсенә эшкә яшь белгечләр кайтты. 

Шушы көннәрдә үзәк хастаханәнең актлар залында яшь табиблар белән очрашу булды. Җыелышта сәламләү сүзе белән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рузия Шәйхиева чыкты. Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов Арча медицина учреждениесендәге шартлар, бурычлар турында сөйләп, яшь белгечләргә эшләрендә уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International