Хисап җыелышларын бер дә өнәп бетермим мин. Ел дәвамында нәрсә башкарганнарын тәфсилләп сөйлиләр дә эш бетте. Әйтерсең бернинди проблемалары юк. Шуңа Арча мәдәният бүлеге хисап җыелышына да теләр-теләмәс кенә бардым. Беренче ел гына катнашуым түгел, нәрсә буласын беләм, дип уйладым.
Әфганстан җирендә һәлак булган солдатларны ихтирам белән искә алыйк, исәннәренең кадерен белик.
Ир солтаннарын билгеләдек, төп йорт киленнәрен дә барладык, яшь гаиләләр турында да онытмадык. Һәр ел районның мәдәният тормышы әнә шундый вакыйгалар белән баетылды. Быел чират әбиләргә җитте, районның “Гаҗәеп әби”сен (“Супер әби”) билгеләү буенча бәйге башланып китте.
2019 елның 21 февралендә Арча шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Начар метеорологик күренешләр: 13 февральдә кич белән, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда-13 февраль кичендә, төнлә 14 февраль).
Яңа Кишет авыл җирлегенең хисап җыелышыннан соң Кышкар авылы имамы Радик Кәримов белән күрештем.
– Нәкъ моннан ун ел элек безнең колхозның хисап җыелышыннан соң халыкның битарафлыгына гаҗәпләнеп, ахырын уйлап бетермиләр, нәрсә булса шул булыр, дип утыралар дип язган идегез. Нәкъ шулай булып чыкты, – диде ул.
Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр кичке сәгать 6нчы яртыга район үзәк китапханәсенә кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә җыелдылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Шулай ук Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе, яшьләр бүлеге, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, район үзәк хастаханәсеннән дә вәкилләр бар иде. Очрашуны “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов алып барды.
Ашытбаш малае Рүзәл Фәйзрахмановның үз-үзен тотышы ук башка. Баш горур, чәч заманча итеп кистерелгән, кием чиста-пөхтә... Келәмгә чыга да, көндәшләрен сала да керә... Сөйләшеп киттек. “5 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде ул. – Беренче тренерым Сөләйман абый булды. Хәзер – Марат абый. Мәктәптә даими шөгыльләнәбез”. “Алга таба да көрәшергә исәпме?” “Әйе!” “Ә, нәрсәсе ошый көрәшнең?” “Атуы!”
9 февраль районыбызда спорт чараларына бай көн булды. Иң күләмлесе – Арча стадионында “Россия чаңгы юлы – 2019” акциясе кысаларында узган чаңгы шуу бәйрәме. Чыннан да, бу көн чын мәгънәсендә бәйрәм иде: үзе җылы, үзе ямьле, рәхәт.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый