Кем ничектер, тик мин Арча һәвәскәрләре, үзешчәннәре катнашындагы концертны карарга яратам. Үзебезнекеләрнең чыгышы ничә карасаң да ялыктырмый. 22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортындагы ике сәгатьлек концерт та шулкадәр тиз узгандай булды, карап туеп та булмады.
Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан район опека һәм попечительлек секторы (мөдире Рафия Яруллина) оештырган очрашуга балаларны тәрбиягә алучылар һәм опекуннар килгән иде. Шунда тәрбиягә биш бала алган ана күпләрне шаккатырды.
Арча шәһәрендә яшәүче мөхтәрәм ветераныбыз Илдус абый Сәгъдиев белән аралашып торабыз. “Бер кызыклы хат алдым, аны озак еллар район газетасы редакторы булып эшләгән Шакир ага Гафаровның улы Ирек язган.
17 ноябрьдә Арчада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, унбер район вәкилләре һ.б. катнашты.
Заманалар, тормышлар үзгәрүгә карамастан, армия сафларына озату шул килеш кала бирә. Ул үзенчә бер гаилә традициясе. Туганнарны, дусларны җыеп озату кичәсе оештыру, икенче көнне хәрби комиссариат янына җыелу... Алдагы көнне ата–аналар, армиягә алынучылар белән аралашу, район җитәкчеләре белән очрашу да хәзер матур бер йола булып шуларга өстәлде.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең район җирле бүлеге залына баланы тәрбиягә алучы әти-әниләр, опекуннар җыелды.
13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр “Җәяүле юл кичүе” дигән чара үткәрелде. Атна дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр генә түгел, җәяүлеләрне уздырмаган транспорт белән идарә итүчеләр дә игътибар үзәгендә булды.
15 ноябрьдә Югары Мәтәскәдә яшәүче Фәризә Гаффаровага 90 яшь тулды. Район социаль яклау бүлеге белгече Миләүшә Фәттахова юбилярны котлап, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
18 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында "Ефәк юлы" II Халыкара халык бию сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
Арча районында гражданнарның үзара салымы программасы уңышлы эшләвен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советына еллык юлламасында мактап үткән иде. Безнең район тәҗрибәсен Буа һ.б. районнардан да килеп өйрәнеп киттеләр.