ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 3 августыннан 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы” дигән конкурс үткәрде.

Татарстан Республикасының көрәшчеләр командасы Пермь краеның Кунгур шәһәрендә узган ярышларда Урал кубогын яулап кайтты. 17–18 яшьлек егетләр җиде үлчәүдә бил алышты.

Районның бүгенге көндә иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләре Динар, Дамир, Ирек Төхвәтуллиннар белән соңгы елларда башкарган эшләре турында сөйләшеп утырдык. Таркалу алдында торган элеккеге “Сельхозтеника”ның Мөндеш бүлекчәсе базасында республика күләмендә танылган предприятие булдыра алган кеше ул.

Арчаның Җәмигъ мәчете ике көн буе үзенә районыбызның имам-абыстайларын җыйды. Биредә мәчет каршында эшләп килүче дини тәрбия бирү курсларының эш барышы, тәҗрибә уртаклашу, укытуда яңа ысуллар куллануны пропагандалауга корылган семинар-конференция булды. Конференциягә кунак булып, тәҗрибә уртаклашырга Кукмара районыннан дини вәкилләр дә килгән иде.

Үткән шимбәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Хәсәншәехта яшәүче Надия Гыйләҗеваны 90 яшьлеге белән котлап, юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

10–11 ноябрьдә Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең Арча шәһәре бүлекчәсе Ачык ишекләр көннәре үткәрде. Максаты – милек салымнары түләү вакытлары һәм тәртибе турында халыкка мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсен күтәрү.

13 ноябрьдә Арчаның беренче мәктәбендә Арча районы мәгариф учреждениеләрендә үткән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты үткәрде.

Ноябрь дүшәмбесе. Көн болытлы. Яңгыр сибәли. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан, диләр. Безнең дә көзнең яңгырлы, пычрак бер көнендә Гөберчәккә музейга барыш...


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Казанда "Талантлар дуслыгы"  IX Халыкара җыр һәм бию фестиваль-бәйгесе үтте.

  11 ноябрьдә Казанда "PREMIUM CLASSIC" Халыкара башкару сәнгате бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Шиһабиева Азалия (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы) уңышлы чыгыш ясады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International