ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Кунаклашу" Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды. Татар халкының күпсанлы кунакларны үзенә җыючы милли традицион уңыш бәйрәме. Конкурс-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

11 ноябрьдә Казанда "Талантлар дуслыгы" IX Халыкара инструменталь музыка һәм академик җыр башкаручылар фестиваль-бәйгесе булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да актив катнашты.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Северный” ширкәтенең Илдус авылындагы фермасында мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә вакыйгага туры килдек – яңа төзелеп беткән торакка таналар кертәләр иде.

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге иң беренче чиратта ветераннарны хөрмәтләде, 9 ноябрь көнне шәхси состав һөнәри бәйрәмнәрен сәнгать мәктәбендә билгеләп үтте.

10 ноябрьдә авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 ноябрьдә үзара салым акчасы җыйнау буенча узачак референдум мәсьәләсенә дә тукталды.

ГТО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексын тапшыру 2014 елның көзеннән яңадан башланды. Арча стадионында һәм тренажерлар залында ГТО тапшыручылар турында без даими яздык. Аннан... ГТО гадәти бер тормыш агымы белән бара башлады кебек.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Арча шәһәрендә төзелгән яңа урта мәктәпне ачу тантанасында балалар башкарган җырдан алынды бу сүзләр. Аларга тирән мәгънә салынган – туган тел белән туган ил бер–берсеннән аерылгысыз алар.

Һәр ел 10 ноябрь көнне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шундый истәлекле бәйрәм алдыннан чал тарихка күз салсак, ул ерак 1917 елга барып тоташа. “Эшче милиция турында”гы хөкүмәт карары 1917 елның 10 ноябрендә, Бөек Октябрь революциясенең өченче көнендә басылып чыга. Безнең Арчада милиция Интернационал урамындагы хәзерге әдәбият һәм сәнгать музее бинасында урнаша. 1925–1929 елларда эшче–крестьян милициясе органнарында Гомәр Бәширов  та эшли, халык судьясы була.

Ашабаш авылында яшәүче Мөнирә әби Сафиуллинага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча станциясендә яшәүче Елизавета Иванова шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов хезмәт ветеранын юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сөенеченнән күзләрендә ялтыраган яшь


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International