ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

Арча ЗАГСында Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова яшь әниләргә “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Ул тантаналы шартларда үтте.

“Кулларыннан гөлләр тама”, диләр һәрьяктан талантлы, булган, уңган кешеләр турында. Мөрәледә яшәүче Минсадыйк Әсхәдуллин да әнә шундыйлардан. Аның агачтан, тимердән ясалган эшләнмәләренә сокланмый мөмкин түгел.

18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, болганчык елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе килеп туса да, хәзер егетләр хезмәткә бик теләп китә.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

10 июнь 2017 елда  Чуашстан Республикасы Чебоксар шәһәрендә  МБУ "СШ Спартак",  кысаларында хәйрия программасы коммерцияле булмаган Хәйрия фонды "Бу-могҗиза" фестивале үткәрелде.

      2 июньнән- 4 июньгә кадәр 2017 елның Азнакай шәһәрендә  бочча буенча Татарстан  Беренчелеге һәм Чемпионаты уздырылды.

Ярышта  безнең Арча муниципаль районы  Укучылар Сарае   командасы  актив катнашты


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

10 июньдә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогына җыйналдылар. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашында чәчүлекләрне эшкәртү һәм саклау, уңыш алуда сидераль культураларның роле дигән темага семинар–киңәшмә узды.

Россия көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия”челәре Арча Мәдәният йортында “Без – Россия гражданнары” дигән тантаналы чара оештырды. Анда 14 яшен тутырган бер төркем егетләр һәм кызларга Россия гражданнары паспорты тапшырылды.

Арчаның Казансу елгасы буенда экстремаль уеннар паркы ачылу тантанасында бигрәк тә малайлар шаккатты. Казаннан кайткан егетләр төркеме турникта һәм борысларда могҗизалар эшләп күрсәткәч, алар бар да экстрим абыйлары янына җыелды. 

Кушлавычта яшәүче Кәүсәрия Хәйруллина 8 июньдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина да барды.

Узган атнада районыбызда мәдәният өлкәсендә уңыш казанган сәләтле балаларның күплегенә сокланып, горурланып утырган идем. Россия көнендә тагын бер шундый чарада булырга туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International